Әл-Куръән — транскрипция

Наличие: Есть в наличии
Цена: 1 500 рублей
-+

Краткое описание:

Аль Коран — транскрипция. 624 стр., в твердом переплете.

Описание "Әл-Куръән — транскрипция"

Аллаһы Тәгалә Китабы — «Әл-Куръән» — ул уку-өйрәнү китабы дип атала. Тулысынча хәзерге татар хәрефләре белән беренче мәртәбә басылган «Әл-Куръән» китабын без Коръәни-Кәримне укудан мәхрүм, мулла-абыстайсыз авылларда яшәп, дин белемен өйрәнергә мөмкинлеге булмаган, гарәп язуын өйрәнергә тырышып та, аңа ирешә алмаган ватандашларыбыз, милләттәшләребез, кан кар­дәшләребез өчен махсус хәзерләдек. Әлеге Китап, уку-өйрәнү китабы буларак, гарәп язуын танымаган кешеләргә хезмәт итәргә тиеш.

Коръәнне кем тутыра ала? Бүгенгә кадәр, әлеге Китапны дөньяга чыгарганчы: «Гарәпчә белмим. Хәлемнән килми», — дип кенә әйтерләр иде, әмма хәзер тулы Коръәнне, гарәп язуы белән булмаса да, укып чыгарга мөмкин инде! Сау-сәламәт булганда, әлеге Китап ярдәмендә Коръән тутырып, аны багышларга, дога кылырга була. Шунысын да искәртәбез: Коръәнне хәзерге татар хәрефләре белән язылган «Әл-Куръән»нән карап ихлас укысагыз, кабул ителер. Хәзерге татар хәрефләре белән язылган Коръәннең дөрес булуын да искәртәбез.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены