Әле моңарчы татар тарихында бәйрәмнәрнең күләмле сценарийлары җыентыгы чыкканы юк иде. Бу — «Раннур» нәшрияты тарафыннан эшләнгән беренче зур тәҗрибә. Әгәр дә сез бу китапны алып, бәйрәм табыннары оештырганда кулланасыз икән, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.
Китапта дүрт бүлек бар: «Милли бәйрәмнәр», «Календарьда билгеләнгән бәйрәмнәр», «Көнкүреш бәйрәмнәре һәм бәйгеләр», «Котлаулар, теләкләр». Ә инде күпләрдә туй бүлеге зур кызыксыну уятыр. Кайбер сценарийларның исемнәрен атап үтү дә җитә. Менә алар: «Кыз яучылау», «Никах теркәү», «Яшьләр туе», «Алтын туегыз белән!», «Туйлар уңаеннан шигырьләр, җырлар». Әниләрне, әтиләрне, якыннарны, туганнарны, дусларны туган көннәре белән котлау уңаеннан күп кенә шигырь үрнәкләре дә тәкъдим ителгән.