Шушы көннәрдә җыр сөючеләр өчен «Җырлыйк, дуслар бергәләп» китабы янә дөнья күрде. Кесә форматында эшләнгән бу китап 192 биттән тора, каты тышлы, ак кәгазьдә басылган.
Биредә халкыбызның иң популяр, мәҗлесләрдә яратып җырлана торган 190 җыры урын алган. Китап, җырларны эзләп табуда уңайлы булсын өчен, алфавит тәртибендә тупланган. Җырлар китабы һәр татар гаиләсенең өстәл китабы булырга тиеш. Шуңа да аны һәркем үзендә булдырырга тырышыр.