КОРЪӘНИ-КӘРИМ

Наличие: Есть в наличии
Цена: 2 000 рублей
-+

Краткое описание:

КОРАНИ-КАРИМ араб. и транск.1184 стр., в тв. переп.

Описание "КОРЪӘНИ-КӘРИМ"

Коръәнне хәзерге татар хәрефләре белән язылган китаплардан карап уку кабул ителәме? — дигән сорау бүген күпләрне борчый. Чөнки һәркем дә бит гарәп язуын таный алмый, шуңа да бүген күпме кеше Коръәни-Кәрим укудан мәхрүм. Һәр кеше мәдрәсә дә тәмамлый алмый, җомга саен мәчеткә дә бармый. Дөнья куучылар да, чын күңелдән гамәл-гыйбадәт кылырга теләп тә, мөмкинлек тапмаучылар да бар. Бүген күпме милләттәшләребез Коръән укый алмыйча җәфа чигә! Шуңа  күрә дә Коръәни-Кәримне бүгенге чор кешесенә аңлаешлы язу белән нәшер итәргә булдык. Бу Китабыбыз —  Коръәнне башлап өйрәнү өчен җиңеләйтелеп язылган уку-өйрәнү кулланмасы. Куелган соравыбызга җавап биреп китик: хәзерге татар хәрефләре белән язылган Коръәнне уку дөрес. Коръән гарәп язуында түгел, ә гарәп телендә иңгән. Шуңа күрә гарәп сүзләре, сүрәләр, догалар гарәп телендә булып, нинди генә хәреф белән язылса да, Коръән Коръән булып кала.
Казандагы «Раннур» нәшриятында милләттәшләребез өчен бик тә кирәкле һәм изге Китап чыкты.  Ул «Коръәни-Кәрим»  дип атала. Бу Китапның үзенчәлеге шунда: беренчедән, «КоръәниКәрим» хәзерге татар хәрефләре белән тулысынча беренче мәртәбә языла. Икенчедән, бу уку-өйрәнү Китабын хәзерләгәндә без сүзнең язылышына нигезләнмәдек, безнең өчен төп кагыйдә сүзнең яңгырашы булды. Димәк, Китапның нигезендә тәҗвид кагыйдәләре ята. 1184  биттән торган китапта Коръәннең гарәп хәрефләрендәге Казан басмасы уң якта булып, сул ягында аять-сүрәләрнең хәзерге хәрефләр белән бирелүе өйрәнүче кешенең эшен җиңеләйтер, иншаллаһ! Бу Китап Коръәнне тәҗвид хөкемнәре белән өйрәнү максатыннан куллануга бик лаеклы. Шулай ук бу Китаптан гарәп хәрефләрен, Коръән язмасын һич таный алмаган, өйрәнергә хәленнән килмәгән кешеләр дә куллана алалар.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены