КЫЙРАӘТИ КУРЪӘН

Наличие: Есть в наличии
Цена: 140 рублей
-+

Краткое описание:

правила чтения Корана. 64 стр. в твердом переплете.

Описание "КЫЙРАӘТИ КУРЪӘН"

     «Раннур» нәшрияты Нәҗип Думавиның «Кыйраәти Куръән», ягъни Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләрен Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк тарафыннан хәзерге әдә-би телгә яраклаштырып төзелгән китабын бастырып чыгарды. Ки-тап мәдрәсә мөгаллимнәренә, шәкертләргә һәм үзлегеннән Коръән укырга өйрәнүчеләргә кулланма рәвешендә тәкъдим ителә. Үз эченә барлык тәҗвид хөкемнәрен җыйган авторның ифрат та кыйммәтле хезмәте халкыбызга кире кайтарылды.
     Ислам диненең нигезе ике нәрсә булып, берсе — Коръән-Кәрим, икенчесе — Мөхәммәд галәйһис-сәламнең хәдис-шәрифләре бул-ганлыктан, Коръәнгә булган ихтирамны, шәрифәтлекне алга куеп эшләнде бу китабыбыз. Һәрхәлдә, «Кыйраәти Куръән» китабы, тәҗвид хөкемнәре илә Коръән-не дөрес итеп укуга вә Аны аңлауга нигезләнгән.
     «Кыйраәти Куръән»нең беренче кисәгенә авторның «Мөкәддәмә»се, «Коръән әлифбасы», «Хәрефләрнең мәх-рәҗләре», «Сөйләү әгъзаларының төзе-леше», «Хәрефләр-нең сыйфатлары», «Саннарны язу тәртибе» язылган. Икенче кисәктә исә, «Кыйраәти Куръән», ягъни тәҗвид хөкемнәре тулысы бе-лән, дәресләр сорау-җавап рәвешендә бирелгән. Китапта 43 дәрес урнаштырылган.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены