«Кәнзүл-гареш» күк-тәхетнең хәзинәсе дигәнне аңлата. Исеменнән үк күренгәнчә, бу — бик әһәмиятле, хәзинәгә тиң дога. «Кәнзүл-гареш» догасы кыйммәтле дога — Хак Тәгаләнең олуг исемнәредер. «Кәнзүл-гареш» догасын әҗәле җитмәгән бер авыру укыса, үзенә шифа табар, кайгы-борчуы булган берәү тәһарәтле килеш «Кәнзүл-гареш» догасын укыса, шул кайгы-борчулардан котылыр. «Кәнзүл-гареш» догасының тагын да күп кенә хикмәтләре бар, шуңа да әлеге доганы укырга, укырга һәм укырга…