Хәдисләр («хәдис» — гарәпчә «хәбәр, яңалык, хикәя») пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә нисбәт ителгән сүзләр, гамәлләр, тәкърирләр, ягъни Пәйгамбәр каршында бер эш эшләнеп, Аның тарафыннан тыелмавы, кабул ителүе һәм Рәсүлнең бер сыйфатын тасвирлаган хикәяләр, сүзләр ислам шәригатенең, хокукының Коръән-Кәримнән кала икенче нигезе булган сөннәтнең төп өлешен тәшкил итәләр. Һәм хәдисләр татарлар арасында гомер-гомергә популяр булганнар.