Мөнәҗәт — Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсен аңлата. Шушыннан һәм, гомумән, сүз барган жанрның төп иҗтимагый-эстетик вазыйфасыннан чыгып караганда, дини рухлы мөнәҗәтләр — мөэмин-мөселманның Аллага юнәлдерелгән лирик монологы, ягъни моң-зарларын яки кылган гөнаһларын ачып салып тәүбә итү, ярлыкау һәм рәхим-шәфкать соравы.
«Раннур» нәшриятында галим Котдүс Хөснуллинның «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дигән саллы китабы басылып чыгу — татар тарихында зур вакыйга. Ул — 752 битле, зур форматлы китап. Мөнәҗәтләр дүрт бүлектән тора. «Без — Аллаһның коллары», «Иманлы инсанның күңел фәлсәфәсе», «Ялгызлык һәм фираклык», «Без бу дөньяда кунак кына». Мактау-данлау мөнәҗәтләре, салаватлар, мәҗлес алкыш-мөнәҗәтләре, тәһлил, ятим бала, картлык-карыйлык, үлем хәлләре һ.б. мөнәҗәтләр дә бик гыйбрәтле.
Китапны бәетләр, шәкертләр иҗаты, көйләп китап уку бүлекләре тагын да баета, тулыландыра. Кайбер мөнәҗәтләргә ноталар бирелү нур өстенә нур, әлбәттә.