Кемнәр соң алар, пәйгамбәрләр? Пәйгамбәрләр — Аллаһы Тәгаләнең җирдәге илчеләре. Ә фәрештәләр кемнәр? Алары исә — Аллаһы Тәгаләнең коллары. «Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт» китабында аларның барысы белән танышырга, алар хакында тулы мәгълүмат алырга була. Адәм балаларына ныклык бирүче, аларның тормышларын максатлы, гомерләрен озын итүче, күңелләрен саф, гамәлләрен күркәм итүче — иман. Ә нәрсә соң ул иман? Иман ул — кешенең горурлыгы да, шатлыгы-куанычы да, бәхете дә, ныклыгы да. Ул булмаса, кешелек бозыклык сазлыгына кереп батар иде. Шунлыктан, китапта язылганча, һәркем иманлы булырга хаклы һәм иман китерергә бурычлы. Китапны укып шулай ук бик күпләрне кызыксындырган Ахирәт тормышы белән дә танышырга мөмкин. 368 биттән торган әлеге китап бик күпләрнең күңеленә хуш килер, әлбәттә.
Почтой в пределах РФ
Стоимость доставки: 349 рублейДоставка службой СДЕК (где есть отделения данной службы), примерные сроки и цену можете расчитать на сайте www.cdek.ru
Стоимость доставки: 350 рублей