ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ

Наличие: Есть в наличии
Цена: 794 рубля
-+

Краткое описание:

Тат. народные блюда

Описание "ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ"

Туклану — кешенең яшәве өчен төп шарт­ларның берсе. Кешенең сәламәтлеге дә, аның эшкә сәләтлелеге дә һәм хәтта озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйлән­гән. «Раннур» нәш­риятында басылып чыккан «Татар халык ашлары» китабы да нәкъ менә туклану мәсьәләләрен яктырта.

Татар ашларын әзер­ләү-пешерүнең төгәл рецептларын булдыру, аларны халыкка җиткерү буенча бик күп еллар дәвамында зур эш башкар­ган күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәт­җановның барлык мирасы да бергә туплап чыгарылды. Китапта төрле ашларны ничек әзерләргә өйрәткән киңәшләр бирелә. Анда яшелчә һәм ит, диңгез һәм елга балыгы, камыр ашлары, үләннәр, җиләк-җимеш, гөмбә, сөт ашлары, кыргый җәнлек һәм кош итләреннән ашамлыклар, чәй турында һәм башка бик күптөрле мәгълүматлар бар. Азыкны ничек эшкәртү, чистарту, саклау турындагы һ. б. киңәшләр китапта зур урын алып тора. Китап 14 бү­лектән тора. Һәр бүлек ахырында файдалы киңәшләр бирелеп барыла. Иң соңыннан табын әзерләү, табында утыруның милли традицияләре хакында да мәгъ­лүматлар бирелә. Әлеге китап төсле фо­торәсемнәр белән дә бизәлгән.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены