Туклану — кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кешенең сәламәтлеге дә, аның эшкә сәләтлелеге дә һәм хәтта озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән. «Раннур» нәшриятында басылып чыккан «Татар халык ашлары» китабы да нәкъ менә туклану мәсьәләләрен яктырта.
Татар ашларын әзерләү-пешерүнең төгәл рецептларын булдыру, аларны халыкка җиткерү буенча бик күп еллар дәвамында зур эш башкарган күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның барлык мирасы да бергә туплап чыгарылды. Китапта төрле ашларны ничек әзерләргә өйрәткән киңәшләр бирелә. Анда яшелчә һәм ит, диңгез һәм елга балыгы, камыр ашлары, үләннәр, җиләк-җимеш, гөмбә, сөт ашлары, кыргый җәнлек һәм кош итләреннән ашамлыклар, чәй турында һәм башка бик күптөрле мәгълүматлар бар. Азыкны ничек эшкәртү, чистарту, саклау турындагы һ. б. киңәшләр китапта зур урын алып тора. Китап 14 бүлектән тора. Һәр бүлек ахырында файдалы киңәшләр бирелеп барыла. Иң соңыннан табын әзерләү, табында утыруның милли традицияләре хакында да мәгълүматлар бирелә. Әлеге китап төсле фоторәсемнәр белән дә бизәлгән.