ТАТАР ХАЛЫК РИВАЯТЬЛӘРЕ ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАРЫ

Наличие: Нет в наличии
Цена: 700 рублей

Краткое описание:

ТАТАР ХАЛЫК РИВАЯТЬЛӘРЕ ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАРЫ («Татарские народные легенды и предания») — 320 стр., в твердом переплете

Описание "ТАТАР ХАЛЫК РИВАЯТЬЛӘРЕ ҺӘМ ЛЕГЕНДАЛАРЫ"

     Казандагы «Раннур» нәшрияты халкыбызның   рухый мирасын  китаплар итеп бастырып чыгаруга соңгы елларда зур игътибар бирә. Сайадиның «Бабахан дастаны. Таһир-Зөһрә», Кол Галинең «Йосыф кыйссасы», Каюм Насыйриның «Шифалы үләннәр»е һ. б. — шундыйлардан. Һәм менә тагын берсе — «Татар халык риваятьләре һәм легендалары». Төзүчесе Сәлим Гыйләҗетдинов — татар халкының бай иҗадый мирасында үзенчәлекле урын алып торган риваятьләр, легендалар һәм мифологик хикәятләрне өйрәнеп, бергә туплап чыгару өчен күп көч куйган галим. Китап зур өч бүлектән тора. Беренче — «РиваЯтьлӘр» бүлеге исә үзе берничә бүлеккә бүленгән: «Болгар чорына караган риваятьләр», «Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр», «Рус дәүләтенә кергәннән соңгы чорга караган риваятьләр», «Татар мәгърифәтчеләре турындагы риваятьләр», «Себер татарлары тарихына караган риваятьләр», «Авыл тарихлары» һ. б. «Легендалар», «Мифологик хикӘЯтлӘр» бүлекләре дә эчтәлеге ягыннан бик бай.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены