ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ БЛЮДА

Наличие: Есть в наличии
Цена: 980 рублей
-+

Краткое описание:

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ БЛЮДА» (На рус. яз.) — 408 стр., в тв. переп., с цв. фото.

Описание "ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ БЛЮДА"

     «Раннур» нәшрияты рус телле укучылар өчен гаҗәеп тә кирәкле зур бүләк әзерләде. Татар халык ашларына багышланган китапның рус телендә күптән, бик күптән чыкканы юк иде инде. Ниһаять, 408 битле «Татарские народные блюда» дигән китап сатуга чыкты. Бу китапның бәһасе тагын шунда ки, ул халкыбызның милли ашларын пропагандалауда, башка халыкларга җиткерүдә зур роль уйнаячак. Татарстанга килгән кунакларга бүләк итү өчен дә бик әйбәт булыр. Ә инде читтә яшәүче милләттәшләребез өчен бу китап — әйтеп бетергесез кулланма.
Китапның авторы — халкыбызның милли ашларын бергә туплаучы, үзе дә күренекле аш-су остасы булган Юныс ага Әхмәтҗанов. Аның барлык мирасы да бергә туплап бирелгән. Салкын  ашамлыклар, аш тәмләткечләр, соуслар, шулпалар һәм ашлар, камыр ашлары, итле ашамлыклар, яшелчә һәм ярмадан ашамлыклар, табигать хәзинәсеннән ашлар, йомырка һәм сөт ризыклары, татлы эчемлекләр һәм ашамлыклар, чәй ашларын тәмле һәм татлы итеп әзерләргә олысына да, кечесенә дә өйрәнергә була бу китаптан. Ә иң мөһиме — үзебезнең милли ашларны.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены