"Хәдисләр җыентыгы»н тө-зүче иң күренекле олуг галим, бөтен ислам әһеле өчен остаз имам Бохариның «Әс-Сахих» китабы Коръәннән соң икенче урында тора. Китапта аның 963 хәдисе урын алган. Китапны Нияз хәзрәт Латыйпов тәрҗемә итте.
«Хәдисләр җыентыгы» иман, тәһарәт, госел, күрем, намаз, намазны кием белән укуның мәҗбүри булуы, кыйбла, намаз вакытлары, җәмәгать намазы, җомга намазы, Коръән укыганда сәҗдә кылу, мәетләр, зәкят, хаҗ, ураза һ. б. бик күп мәсьәләләрне эченә алган бүлекләрдән тора. Китаптан күп кенә четерекле сорауларга тулы, аңлаешлы җаваплар табарга була.
Чыннан да, сөнниләрнең күпчелеге өчен Бохариның «Әс-Сахих» («Хәдисләр җыентыгы») китабы Коръәннән соң икенче урында торырлык та шул. Бу китап барлык мөселманнарның да өстәл китабы булыр, иншалла. «Хәдисләр җыентыгы»н үзегездә булдырырга теләсәгез, яшәгән урыныгыздагы мәчетләрдән сорый аласыз.