ШИФАЛЫ ҮЛӘННӘР

Наличие: Есть в наличии
Цена: 436 рублей
-+

Краткое описание:

«ШИФАЛЫ ҮЛӘННӘР» («Лечебные травы») — 192 стр., в твердом переплете

Описание "ШИФАЛЫ ҮЛӘННӘР"

    Каюм Насыйри халкыбызның гигиена-сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерергә теләп, киң халык массалары өчен популяр телдә, бик тә кирәкле бай мирас калдырды. «Раннур» нәшриятында дөнья күргән «Хәвасе нәбатат», ягъни «Шифалы үләннәр» хезмәте шундыйлардан.
    Дәва үләннәре турындагы бу китапны төзегәндә К. Насыйри гарәп, фарсы, төрек, рус чыганакларын тәрҗемә итеп кенә калмый, бәлки үз җиребездәге атамаларны да кулланышка кертә. Сүз уңаенда, К. Насыйри ветеринар, акушер-гинекологлар, кондитерлар, парикмахерлар һәм башка һөнәр ияләре дә кулланырлык файдалы киңәшләр бирә. Китапның кереш өлешендә автор нәбатат гыйлеме, ботаника терминнары белән таныштыра. Үләннәрнең төзелешенә җентекле күзәтү ясый, аларны кулланылышы буенча классификацияли, кешедә еш очрый торган авыруларга тукталып, һәр авыруның төп үзенчәлекләрен сөйләп бирә. Аннан соң ул турыдан-туры үләннәрнең үзләрен тасвир итүгә күчә. Китапның ахырында күптөрле катнашмалардан торган катлаулы даруларның составы, аларның конкрет очракларда кулланылышы һәм китапта тасвирланган дәва үләннәренең төп үзенчәлекләрен күрсәткән исемлек тә бирелгән. Иң соңгы битләрдә, К. Насыйриның башка китапларында очрамый торган, 33 төрле авыруга дәва бирүче 76 төрле кушылмадан торган тирьякның составы күрсәтелү укучыларда зур кызыксыну уятыр.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены