Cәламәтлек энциклопедиясе

Наличие: Нет в наличии
Цена: 1 000 рублей

Краткое описание:

Энциклопедия здоровья на татарском языке

Описание "Cәламәтлек энциклопедиясе"

Сәламәтлек энциклопедиясе
«Раннур» нәшриятында бик бай эчтәлекле китап дөнья күрде. Исеменнән үк күренгәнчә, «Сәламәтлек энциклопедиясе»  сәламәтлеккә кагылышлы бихисап мәгълүматны үз эченә алган. Мондый энциклопедия татар телендә беренче тапкыр басыла! Энциклопедияне төзүче, бик күп төпле киңәшләр биргән автор
Габделбәр Галләм улы Галләмов гомер юлын авыруларны дәвалауга багышлаган хөрмәтле табиб. Димәк, китаптагы аңлатмалар, дәва киңәшләре табиб күзеннән үткәрелгән. Бу бик мөһим үзенчәлек. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Габделбәр Галләмов «Юлдаш» гәҗите битләрендә сәламәтлек саклау, төрле авырулар турында мәкаләләр тәкъдим итеп килде.
«Сәламәтлек энциклопедиясе» сезне борчыган бик күп, бик күп сорауларга җавап табарга булышыр. Иң әүвәл әлеге китапның төзелеше турында берничә сүз. Беренче бүлектә кеше анатомиясенә, физиологиягә, авыруларга кагылышлы гомуми мәгълүмат тәкъдим ителә. Басманың төп бүлегендә төрле авыруларга ачыклама, алар-ның төп симптомнары, үсеш үзенчәлекләре, бу авыруларны дәвалау ысуллары турында мәгълүмат, шуңа бәйле халык медицинасы киңәшләре бирелә, кайбер авыру халәтләргә аңлатма тәкъдим ителә, мондый тайпылышларның сәбәпләре күрсәтелә. Халыкта балалардагы авырулар, аларның билгеләре кызыксыну, курку катыш аптырау хисләре уятканга күрә, махсус бүлек итеп аерылган. «Сез беләсезме?» дип исемләнгән бүлек сәламәтлек саклауга, медицинага, авыруларның профилактикасына бәйле бик күп сорауларга җавап табарга булышыр. Ахыргы бүлек сорау һәм җавап рә-
вешендә эшләнгән. Болары — редакциягә килгән укучы хатларындагы сорауларга җаваплар буларак язылды.
544 битле, яхшы сыйфатлы ак кәгазьдә басылган «Сәламәтлек энциклопедиясе» сезне авырулардан саклаучы, сәламәтлекне ныгытучы, гомерне озынайтучы китап булсын!

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены