Хәдисләр

Хәдисләр

Үзеңнең туган телеңне кәдерләп сакла — әхыйрәткә баргач, Аллаһы Тәгалә каршында җавапны ана телеңдә бирәсеңне онытма.

Аллаһы Тәгаләгә иң якыннар — үз туган телен камил белгәннәр.

Катнаш никахта булганнарны мөселман зиратына җирләү — мәкрүһ.

Үз телегезне һәм динегезне ныграк саклап калырга теләсәгез, сибелмәгез-таркалмагыз — оешып-берләшеп яшәгез!

Якыннарыңны кәбер газапларына дучар итәсең килмәсә, үзеңнең туган телеңне онытма, буыннан-буынга күчеп барырлык итеп, кәдерләп сакла.

Язганда, сөйләшкәндә, аралашканда кулланылган чит-ят сүзләр санынча ул бәндә гөнаһлылана.

Милләтпәрвәрләр Минем белән бергә булырлар.

Үз туган телен белмәгәннәр әхыйрәттә кәферләр белән бергә булырлар һәм тәмуглы булырлар.

Бары ана телендә генә белем бирүче мәктәп йәки балалар бакчасы ачтырган кешенең эше мең изгелек эшләгән эштән дә зуррак һәм ул кеше мәңге җәннәтле булыр.

Бусагадан атлап кердеңме, өйдә аралашу бары тик туган телдә генә булырга тиеш, шул чакта гына ул нигез бәрәкәтле булыр.

Имамнарның, имам-хатыйпларның, хәзрәтләрнең, ишаннарның, муллаларның дин тарафдарлары белән чит-ят телдә аралашуы — денсезлек-дәһрилек билгесе.

Исерткеч эчемлекләрсез һәләл туйлар һәм мәҗлесләр үткәргән кешеләр бик бәхетле булырлар.

Балаларын туган телгә камил өйрәтмәгән ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлыларның да гөнаһлысы булырлар. Ул — белә торып тәмугны сайлау.

Ата-аналар, әби-бабайлар балаларына-оныкларына никәдәр дога өйрәтсәләр — шулкәдәр әҗер-савапка ирешерләр.

Туган телеңдә аралашмау — дәһрилектән.

Миңа иң якыны — туган телдә укылган Коръән. Арадашсыз һәр мөселман үзе укыса бигрәк тә.

Телсез кәферләр санын арттырган маңкортлар мәңгелек кәбер газабына дучар булырлар.

Үз милләтен сөйгәннәрне Аллаһы Тәгалә сөя.

Аллаһы Тәгаләне бер диеп, милләтен-динен сатучылар — денсезләр, шәйтан коткысына бирелүчеләр — әле аларны әхыйрәттә нинди газаплар көтәсен белмиләр.

Балаңа үз туган телен сеңдереп үстердең, димәк, Аллаһы Тәгаләнең әмәнәтен үтәдең.

Үз халкының туган телен бетерүгә юл куйган җитәкче-башлыкларның кәлепләрендә иблис утырмаса, алар мондый адымга бармаслар иде.

Кем дә кем сөйләшкәндә чит-ят сүзләр кыстыра, аның теленә көферлек килер.

Милләтеңне зурла, үз милләтеңнең мәнфәгатьләрен алга сөр, Мин дә сине зурлармын.

Үз туган телен камил белмәгән имам имам була алмый.

Нәсел сагында дин һәм тел тора — шулар булмаса, нәсел бетә.

Кем дә кем үз туган теленнән йөз чөерә, Аллаһы Тәгалә дә ул бәндәдән йөз чөерә.

Мөселманга чиркәүгә керү — гөнаһ, муенына тәре аскан кеби булыр.

Үз туган телендә аралашудан туктаган буын моңа кәдәр җир йөзенә килеп киткән барлык нәсел-нәсәбен һәм үзен дә, киләчәк буыннарын да җәһәннәмгә озатачак. Болай булуын теләмәсәгез, туган телдә аралашудан һич туктамагыз!

Башка милләт кешесенә кияүгә чыгып йәки өйләнеп яшәү — зина кылып яшәүгә тиң.

Туган телен онытканнарга җәннәт ишекләре ябык булыр.

Балаларыңны мәңгегә гөнаһлы итәсең килмәсә, туган теленнән аерма!

Туган телдә генә аралашкан гаиләләрнең нигезе бәрәкәтле булыр.

Балаларына үз туган телен өйрәтмәгән ата-аналарны алда тәмуг көтә.

Әдәм баласы үз ана телен беркайчан да онытмаска тиеш. Үз баласын онытмаган кебек, үз анасын кәдерләгән кебек, ул үз ана телен дә кәдерләргә, онытмаска, сакларга тиеш.

Баласы белән туган телендә сөйләшмәүче — дәһри, иң гөнаһлы кеше.

Миллилек кенә милләтне милләт итеп саклый һәм таныта.

Туган телгә өйрәтмәгән буынга да, туган телне оныткан буынга да моңа кәдәр фаный дөньяга килеп-киткән җиде буын рәнҗеп ятар.

Аллаһы Тәгаләгә иң якыны — туган телдә кыйлган дога.

Мин һәрдаим үз туган телләрендә генә аралашкан инсаннарны таныйм.

Кем дә кем үз туган телендә сөйләшүдән-аралашудан ояла-хурлана, ул әдәм үзе дә Аллаһы Тәгалә каршында оятлы-хурлыклы була.

Азанны һәр өммәтнең дә үз туган телендә әйтүе — вәҗибәт.

Туган телегез белән горурланыгыз, Мин дә сезнең белән горурланырмын.

Үз диненнән, үз теленнән ваз кичкәннәрне әхыйрәттә тәмуг көтә.

Мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында дәрес-сабакларны туган телдә генә укыту — вәҗип.

Аллаһы Тәгаләнең теле — туган телегез.

Дәһри-иблисләр генә туган телләрен онытырга тырышачаклар.

Үз туган телеңдә һәрвакыт сөйләшмәсәң-аралашмасаң, оҗмах капусына келә салыныр.

Үз туган теленә мәхәббәт һәр мөселманның кәлебендә булырга тиеш.

Туган телеңдә сөйләш, туган телеңдә аралаш, туган телеңдә тыңла, туган телеңдә фикерлә, туган телеңдә укы — Мин дә сиңа хәер-фатыйхада булырмын.

Үз телен саткан — динен саткан.

Аллаһы Тәгалә һәр милләткә дә үз араларыннан үз юлбашчыларын тәгаенләде. Һәр милләтнең дә туган телен саклау-яклауда, таныту-таратуда, туган телнең куллану даирәсе-мөһитен булдыруда җаваплылык шул җитәкче-башлыклар өстендә. Шуңа да алар Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы.

Кем дә кем язганда чит-ят сүзләр кыстыра, аның кулына көферлек килер.

Әдәм баласы башка телгә өстенлек бирсә, кыямәт көнендә ул шул телдәгеләр белән бергә булыр һәм тәмуг белән җәзаланыр.

Гаилә ул — дәүләт. Һәр дәүләтнең дә үз аралашу теле — туган тел. Әгәр дә дәүләт туган телдә аралашудан туктый икән, димәк, ул дәүләт тә дәүләт булудан туктый.

Туган тел — Аллаһы Тәгаләнең бүләге, аны кәдерләп сакла! Аңа һичбер вакыт хыянәт итә күрмә!

Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, дин йортларында чит-ят телләрдә сөйләшү-аралашу — кыямәт билгесе.

Туган телдә теләнгән теләкләр генә кабул була.

Туганнарың-якыннарың, мөселман кәрдәшләрең белән туган телдә генә аралашу — вәҗип.

Мөселманлык ул — ислам диненә тугры булу, исламият кагыйдәләрен төгәл үтәү, үз туган телеңне камил белү һәм туган телеңдә иркен сөйләшү үә уку.

Үз туган телләрендә һәрдаим сөйләшмәгән-аралашмаганнардан фәрештәләр җитмеш чакрымга кәдәр качарлар.

Әгәр дә син милләтеңнән, туган телеңнән оялсаң-хурлансаң, үзең дә хурлыкка калырсың, Аллаһы Тәгалә каршында оятлы булырсың.

Дөнья — иманлының өтермәне, имансызның — җәннәте.

Балаларын кәфер-телсез итеп үстергәннәр үзләре дә кәферләрдән булырлар.

Милләтнең сибелеп-таралып яшәве — һәләкәт.

Нәсел агачының тамыры — иман үә туган тел, шуның берсе генә бетсә дә, нәсел-нәсәбә агачы да корый.

Үз туган телен белмәгән бала Миннән ерагая бара.

Үзләренең туган телләрен онытканнар — адашкан җаннар.

Балага үз туган телен өйрәтмәү — аның язмышын үзгәртү. Ул — белә торып җәннәттән ваз кичү.

Иң яхшысы — туган телдә укылган намаз.

Үз милләтең, үз телең белән горурлан, Мин дә синең белән горурланырмын.

Үз өммәтенең туган телен камил белмәгән имамның имам булырга хакы юк.

Догаларны бары туган телдә генә һәркем үзе укыса, әҗер-савабының иге-чиге булмас.

Миллилек булганда гына милләт милләт булып кала.

Аллаһы Тәгаләнең сүзләре аңлаешлы һәм үтемле булсын дисәгез, Коръән-Кәримне үзегезнең туган телегездә укыгыз!

Үлем теләмәгез. Мордарлык — ислам динендә иң зур гөнаһ.

Туган телен белмәгәннәргә һәм дә үз туган телендә сөйләшмәгәннәргә мәңгелек йортта оҗмах ишекләре бикле булыр.

Мәчетләрдә, дин йортларында туган телне генә куллану — вәҗип.

Яралган баланы төшертү — үзеңне тәмугның төбенә төшерү.

Аллаһы Тәгалә бер диеп, диннән-дингә күчүчеләр — Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен алучылар.

Нәсел агачын мәңге яшәтәсең килсә, туган телеңне үә иманыңны сакла.

Туган телендә аралашудан туктаган гаиләгә шул ук нәселдән килеп киткән җиде буын, сез безне кәбер газапларына дучар итәсез, дип, рәнҗеп ятар.

Кем дә кем уйлаганда, фикер йөрткәндә кәферләрчә уйласа, аның зиһененә, акылына көферлек килер.

Нәсел-нәсәбә агачын корытмыйча яшәтеп торучы — туган тел үә иман.

Үз туган телен баету-үстерүдә, саклау-яклауда, көчәйтү-күтәрүдә, ныгыту-камилләштерүдә, таныту-таратуда, киңәйтү-җәелдерүдә, кулланыш даирәсен арттыруда, чит-ят сүзләрдән арындыруда, аның сафлыгы-төзеклеге өчен көрәштә ил башлыкларына, мөдир-җитәкчеләргә, галимнәргә, әдипләргә, мөхәррирләргә, мөхбирләргә, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә, сәнгатькәрләргә, имамнарга, дин әһелләренә һәм дә ата-аналарга зур вазыйфа йөкләнә һәм шуның белән алар Аллаһы Тәгалә каршында икеләтә җаваплылана. Шуңа да әхыйрәттә алардан сорау да каты булачак.

Милләтҗаннар — Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле бәндәләре.

Үз туган телеңдә сөйләшкәндә-аралашканда чит-ят сүзләр кыстырмый камил сөйләшсәң, яныңдагы фәрештәләрнең исәбе-хисабы булмас. Һәм ул фәрештәләр сине һәртөрле бәлә-казалардан саклаучылар булыр.

Телне югалту — динне югалтуга тәүге адым.

Чиркәүгә атлап кердеңме — димәк, имансызландың.

Үз туган телен камил белгәннәргә генә җәннәт ишекләре ачык булыр.

Мәдрәсәләргә, дини уку йортларына чит-ят телләрнең үтеп керүе — кыямәт билгесе.

Аллаһы Тәгаләгә сыгыну теле — туган телегез.

Үз милләтен ярату һәм саклау — һәр мөселман кешесенең төп бурычы. Балаларыгызга нинди милләттән булуын сеңдереп үстерегез. Милли горурлык булганда гына милләт милләт булып яши.

Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, дин йортларында туган телне кулланмау — хәрәм.

Үз туган телен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Мин хәерхаһлы.

Тел белән дин бергә үрелеп бара. Әүвәл тел югала, аннан дин югала.

Туган нигезен таркатмаган гаилә — иң бәхетле гаилә.

Балага үз туган телен өйрәтмәү — Аллаһы Тәгалә әмеренә каршы бару, Ул кушканны үтәмәү.

Үз туган телен камил белүче имамнарның, имам-хатыйпларның, хәзрәтләрнең, ишаннарның, мөлләләрнең генә үз милләтендәге диндарлар белән аралашырга хакы бар.

Үзләренең туган телләрендә никәдәр чиста-саф сөйләшәләр, андыйлар Миңа да шулкәдәр якынрак була баралар.

Мин сезне милләт-милләт итеп яралттым, үз милләтегез белән оешып яшәсеннәр һәм үз милләтегез белән горурлансыннар, дип.

Үз динеңнән, үз телеңнән баш тарттыңмы — урының җәһәннәмдә булыр.

Туган телне сайлап алмыйлар. Туган тел — Аллаһы бүләге.

Башка өммәткә хезмәт иткән милләттәшләре белән горурланучылар — үзләре дә шәйәтыйн токымыннан.

Туган телен нәсел-нәселдән саклап килгән нәселгә генә кәбер газапларыннан котылу мөмкинлеге бар.

Оҗмах әчкече — туган тел. Туган телебезне өйрәнү, белү һәркайсыбыз өчен тиешле гамәл.

Үз туган телен белмәгәннәр, үз туган телен онытканнар кәбер газапларына дучар булырлар һәм җәһәннәм утында янарлар.

Милләтпәрвәрләр — Аллаһы Тәгаләгә иң якыннар!

Кем дә кем дөнья малына, дөнья рәхәтенә алданып, үз туган теленнән һәм үз диненнән ваз кичә — әле ул әхыйрәттә аны нинди кәбер газаплары көтәсен белми.

Мәчетләрдә вәгазь-хөтбәләрне чит-ят телдә сөйләү — Аллаһы Тәгаләне танымау, дәһрилек.

Җитмеш тел белсәң дә, әхыйрәттә үзеңнең туган телеңне ничек белүең генә исәпкә алыныр.

Фаныйлык — мизгеллек, бакыйлык — мәңгелек. Туган тел — фаныйлык һәм бакыйлык теле.

Һәр милләт вәкиленә үз туган телендә иркен сөйләшү-аралашу вәҗип, югыйсә алар әдәм затыннан ераклашырлар.

Туган телен белмәгәннәргә дөньялык — җәннәт, ә бакыйлык — өтермән.

Башка берәүне туган телеңә өйрәтсәң, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирешерсең.

Бала яралу — Аллаһы бүләге! Аңа пычак тидерергә һич ярамый! Кыямәт көнендә үтерелгәннәр үтерүчеләр янына китерелеп: “Ни өчен үтердең?” дип сорау бирелер.

Туган телне саклау — Аллаһыга сыгыну, туган телне оныту — Аллаһыны оныту.

Балаларны чит-ят телдә укыту — нәсел тамырына балта чабу, нәсел-нәсәбәңне юкка чыгару.

Үз телегезне, үз милләтегезне, үз гореф-гадәтләрегезне саклагыз — болар сезгә Минем әмәнәтем.

Катнаш никахтан туганнарны мөселман зиратына җирләү — мәкрүһ.

Үз туган телен онытканнар җәннәтне дә онытсыннар.

Ана телендә белем бирүче мөгаллимнәр — Минем иң сөекле бәндәләрем.

Катнаш гаиләгә никах укучылар үзләре дә иблис токымыннан.

Мәчетләргә чит-ят телләрнең үтеп керүе һәм имамнарның, хәзрәтләрнең, мөлләләрнең, башка дин әһелләренең мәчеткә килүчеләр белән туган телләрендә аралашмавы — кыямәт билгесе.

Дөнья малына алданма — туган телеңне онытма! Мизгеллек дөнья рәхәтенә алданып аңа хыянәт итмә!

Үзеңнең, балаларыңның, оныкларыңның, әти-әниеңнең, әби-бабайларыңның тәмуг утында мәңге януларын теләмәсәң, Аллаһы Тәгаләдән әмәнәт итеп бирелгән туган телеңне нәселдән-нәселгә күчеп барырлык итеп кәдерләп сакла!

Үз туган телен камил белгән мөселман гына чын мөэмин булып исәпләнә.

Балаңны-оныгыңны туган теленнән аеру — бөтен нәселеңне бәхетсез итү.

Туган телен онытканнар җәһәннәмдә булырлар.

Бервакытта да үз телегезне һәм үз динегезне сатмагыз, югыйсә, әдәм затыннан булмассыз.

Балаларыңның-оныкларыңның киләчәктә чиркәү юлында булуын теләмәсәң, туган телләреннән аерма — ана телен мәңге онытылмаслык итеп сеңдер һәм дә бары үз милләтендәге кешегә генә кияүгә чыгу йәки өйләнү кирәклеген яхшылап төшендер.

Үзеңнең туган телеңне оныту — Аллаһы Тәгаләне онытуга тиң.

Аллаһы Тәгаләне бер диеп, нинди диндә булсаң да ярый дип уйлаучылар — дәһриләр — ялгыш юлга керүчеләр һәм җәһәннәм утында янучылар.

Балаларын-оныкларын туган телдән аерган ата-аналар, әби-бабайлар тәмуг кисәвен яларлар.

Ий бәндә! Туган телеңнән аерылма! Телеңне иблискә сатма! Югыйсә, ахыры — һәләкәт!

Һәр халыкның да үз туган теле бар һәм ул шул телдә аралаша алуы белән генә бәхетле.

Кәбер газапларына дучар буласың килмәсә — туган телеңне онытма.

Дини уку йортларында чит-ят телдә гыйлем бирү — дәһрилек, Аллаһы Тәгаләне танымау.

Үзенең туган телен саклау-яклау — һәркемнең дә изге бурычы.

Имамнарның, хәзрәтләрнең, муллаларның һәм башка дин әһелләренең ислам өммәтеннән булганнар белән туган телләрендә аралашмавы — җәһәләт, гафу ителмәслек зур гөнаһ.

Үз туган теленнән аерылган бала — бәхетсез бала.

Туган телне саклап калуның алшарты — туган телнең кулланыш мөһитен булдыру.

Фаный дөньяда туган телен белмәгәннәр үзләре генә түгел, аларның әти-әниләре дә, әби-бабалары да җәһәннәмдә булырлар.

Катнаш никахтан туган балаларга исем кушучылар үзләре дә ялгыш юлга керүчеләр.

Һәрдаим милли киемнәр киегез — Минем күңелемә хуш килерсез.

Үзеңнең туган телеңнән берүк аерылма! Белә торып җәннәттән ваз кичмә!

Һәрвакытта, һәрҗирдә, һәркайда үз туган телеңне алга сөр — үзең дә алда булырсың.

Коръәни-Кәримне һәр мөселман үз телендә укырга һәм аңларга тиеш.

Туган телдән аерылган — кыйбладан тайпылган.

Бүтән милләт кешесенә кияүгә чыгу йәки өйләнү үзеңне һәм җиде буыныңны җәһәннәм төпкеленә төшертү.

Ике мөселман үзара туган телләрендә аралашмаса, араларына шәйәтыйн керер.

Балаларыңа-оныкларыңа туган телне өйрәтмәү — аларның муеннарына тәре асып кую белән бер.

Әхыйрәттә үз милләтең өчен эшләнгән эшләр генә исәпкә алыначак һәм хупланачак.

Кирәге юк дип, туган теленнән ваз кичүчеләр — Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен алучылар.

Үзеңнең туган телеңне камил белмисең икән, һәм дә һәрдаим үзеңнең туган телеңдә аралашмыйсың икән, үзеңне мөслим-мөслимә дип йөрүдән бернинди мәгънә юк.

Ислам диненең бинасы биш фарыздан тора. Шуларның беренчесе — иман китерү, икенчесе — биш тапкыр намаз уку, өченчесе — рамазан-шәриф аенда рүзә тоту, дүртенчесе — байлыгы булган мөселманга елга бер мәртәбә зәкәт тапшыру, һәм дә бишенчесе — көче җиткән бәндәләргә гомерендә бер мәртәбә хаҗга бару. Ә бинаның нигезен үз туган телеңне камил белү һәм дә үз милләтең кешесенә кияүгә чыгу йәки өйләнү тәшкил итә. Шушы җиде фарыз үтәлгән очракта гына син үзеңне чын мөэмин-мөселман итеп исәпли аласың.

Үз туган телен камил белмәгәннәр һәм дә үз туган телендә һәрдаим сөйләшмәгәннәр кыямәт көнендә телдән калырлар.

Кем дә кем үз-үзен берәр нәрсә белән үтерсә, ул җәһәннәмдә шуның белән мәңге газапланыр.

Үз туган телен онытканнар һәм дә бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкканнар йәки өйләнгәннәр әти-әниләрен дә, әби-бабаларын да җәһәннәмгә алып керерләр.

Үз туган телен таныту өчен бөртек кәдәр генә эш эшләсә дә, ул зур әҗер-савапка ирешер.

Үз туган телеңдә белем алмадың — димәк, Минем өммәттән ерагайдың.

Һәр тел дә Аллаһы Тәгалә кодрәте белән яралтылган, нинди дә булса телдән кирәге юк дип баш тартучылар — Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә каршы баручылар.

Аллаһы Тәгалә үз милләттәшләре белән никахланганнарны гына таный.

Нинди милләттән икәнеңне һич кенә дә истән чыгарма һәм шул милләт вәкиле булуың белән горурлан!

Аллаһы Тәгалә бер диеп, үз диненнән, үз милләтеннән, үз теленнән ваз кичүчеләр — Ходайга каршы баручылар һәм җәһәннәмдә булучылар.

Дин әһелләренә үз туган телләрен камил белү — вәҗип.

Үзара туган телегездә даими аралашсагыз, арагызда бәхет фәрештәләре канат җәеп торыр.

Аллаһы Тәгалә үз милләтенә хезмәт иткәннәрне генә таный һәм сөя.

Үзенең туган телендә уйламаган, фикер йөртмәгән кеше берничек тә Минем өммәттән була алмый.

Туган телдә әйтелгән азан гына үтемле була.

Бүтән милләт кешесенә кияүгә чыгып йәки өйләнеп, шул милләтләр санын арттыручылар җәһәннәмдә булырлар.

Дөньялыкта җәһил-хәшәп булма, туган телеңне өйрәнүдән һич туктама, ана телеңне камилләштер — күбрәк сүзләр белергә тырыш, бәрзәһтә җиңеллек килер.

Туган телне файдасы-кирәге юк дип өйрәнмәскә хакыгыз юк, чөнки ул Ходайның әмерен инкәр итү.

Миллилеген саклап калган милләт милләт булып яши.

Туган телләрен, халкының үткәнен белмәгән өмми халыкның бәхетсезлеккә, бушлыкка тарыганы бәхәссез.

Туган телне камил белү һәм туган телдә һәрдаим аралашу — иманлы кешенең изге бурычы.

Аллаһы Тәгалә үз милләтен арттырганнарны гына сөя.

Үз туган теленнән аерылган нәселләрне киләчәктә юллары чиркәүгә китерәчәк һәм җәһәннәмле итәчәк.

Кәберташларга чокылган сүзләрнең вафат булганнарның туган телләрендә генә язылган булуы вәҗибәт.

Катнаш никах-туй мәҗлесенә бару — Аллаһы Тәгалә әмеренә каршы бару, үз өстеңә гөнаһ алу.

Үзеңнең туган телеңдә һәрдаим аралашмасаң, шәйтаннар токымыннан булырсың.

Туган телеңне чит-ят телләр сүзләре белән чуарлау — үзеңне җәһәннәм пәрәвезенә чорнау.

Үзеңнең туган телеңне белмәү һәм үз туган телеңдә сөйләшмәү — имансызлыктан үә җәһел-наданлыктан.

Фаный дөньяда җитмеш тел белү — җәннәттер, ә үз туган телеңне белмәү әхыйрәттә — тәмугтыр.

Үз туган телен онытканнар һәм дә үз туган телендә сөйләшмәүчеләр тәмугның төпкелендә булырлар.

Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәте — туган тел, әхыйрәттә нигъмәтле буласың килсә, аны кәдерләп сакла!

Күңелләргә үтеп керерлек булсын өчен Коръән Китабын ана телендә уку — вәҗип.

Үз туган телен белмәгәннәрне әхыйрәттә тәмуг көтә.

Туган телне бетерүгә юл куючылар шәйтан токымыннан булырлар һәм тәмуглы булырлар.

Күп бала тудыра торган хатын Аллаһы Тәгалә каршында сөеклерәк. Мин кыямәт көнендә өммәтемнең башка өммәтләрдән күбрәк булганын телим.

Үз туган телеңдә сөйләшмәү — үләксә ашау белән бер.

Тәмуг белән җәзаланасың килмәсә, туган телеңне кәдерләп сакла!

Мәчетләргә, дин йортларына чит-ят телләрне кертү — дәһрилек, Аллаһыга каршы бару.

Фәкәт милли мәктәпләр ачкан, милли телдә укытуга акча тоткан, милли хезмәтләр язган, милләтне үстерүгә өлеш керткән бәндәләр җәннәттә Минем белән бергә булырлар.

Намаз укуның беренчел шарты — үзеңнең туган телеңне камил белү.

Туган телдә аралашканда чит-ят сүзләр кыстырып сөйләшү — дуңгыз ите капкалап кую белән бер.

Үз туган телеңне белергә кирәкме-юкмы дип сорау кую — Аллаһы Тәгаләне танырга кирәкме-юкмы дип сорау кую белән бер.

Үзенең туган теленнән аерылган — язмышына зар җылаган.

Баласына туган телен өйрәтмәгән ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булырлар.

Туган телегезнең әхыйрәт теле булуын онытмагыз!

Башка милләт кешесенә кияүгә чыгу йәки өйләнү катгый тыела.

Үз туган телендә сөйләшмәгән баладан иман кача.

Туган телдә сөйләшкәндә чит-ят сүзләрне куллану — нәҗес чәйнәүгә тиң.

Балаларын үз туган теленә өйрәткән ата-аналарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.

Чит-ят бәйрәмнәрне үз милләтенә көчләп тагучылар җәһәннәмдә булучылар.

Гөнаһ дәфтәренә теркәлеп баруын теләмәсәң, аралашканда-сөйләшкәндә һәм язганда-хәбәрләшкәндә чит-ят сүзләрдән ваз кичеп, туган телеңнең сафлыгына һәм миллилегенә иреш!

Балаларына-оныкларына догалар өйрәтеп үстергән ата-аналар, әби-бабайлар бик саваплы булырлар.

Ятимнәрнең малы һәм милли тәрбиясе өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар җәннәттә Минем белән бертигез булырлар.

Үзеңнең туган телеңне оныттыңмы — җәннәтне дә оныт.

Мин сезне күп эчкәндә исертә торган һәр эчемлекне эчүдән тыям.

Үзеңнең туган телеңне белмәү — әти-әниеңне онытуга тиң.

Аллаһы Тәгалә башка милләт кешесенә кияүгә чыгуны да, өйләнүне дә катгый тыя.

Уңны сулдан аера башлагач, баланы намазга өйрәтә башлау ләзем. Ун яшьтә намаз өйрәнмәсә, тәрбия камчысы өстен булсын.

Аралашканда кайсы кәвем сүзләрен күбрәк куллансаң, димәк, син шул кәвемнән.

Фәкәт туган телеңдә генә гыйлемләүче мәдрәсә ачсаң, фәкәт туган телеңдә генә белем бирүче мәктәп ачсаң, фәкәт туган телеңдә генә тәрбияләүче балалар бакчасы ачсаң йәки аларны ачтыруга ирешсәң — син Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирештең дигән сүз.

Кеше башка кәвем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны шул милләт белән бер итәр һәм кәбер газапларына дучар итәр.

Сабыйларга ана телен сеңдергән тәрбияче-мөррәбилләргә Мин һәрчак хәер-фатыйхада булырмын.

Әгәр мөселман башка бер милләткә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.

Аллаһы Тәгалә үз милләтендәге кешегә кияүгә чыккан хатыннарны гына сөя.

Кем үз телен сата — шул иманын сата.

Кем дә кем үз туган телендә белем алмый — ул инде тәмугка таба беренче адымнарын ясый.

Гыйсәвиләрне сөйгәннәр кыямәт көнендә гыйсәвиләр белән бергә булырлар һәм тәмуг белән җәзаланырлар.

Туган телне балаларга өйрәтүдә ата-аналарга зур вазыйфа йөкләдем.

Үз милләтендәге кешегә кияүгә чыккан һәм милләт санын дистәләп арттырган хатыннарның җәннәткә керәчәкләре шөбһәсез.

Ике мөселман очрашканда үз телләрендә аралашмау — ислам динендә бик зур гөнаһ.

Туган җиреңнән китеп, аны онытсаң — ата-бабаларыңны рәнҗетерсең.

Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен аласың килмәсә, балаңны үз милләтеңнең дәвамчысы итеп тәрбиялә.

Аллаһының әмерләрен ана телендә яхшылап аңлатсыннар дип, үз араларыннан рәсүлләр җибәрдек.

Аллаһы Тәгалә үз телен сөйгәннәрне генә сөя.

Балага үз туган телен камил өйрәтү — ата-ананың изге бурычы.

Балаларын башка милләт кешесенә кияүгә биргән йәки өйләндергән ата-аналар икеләтә гөнаһлы.

Үз туган телен саклый алса гына, кеше зур уңышларга ирешә.

Нинди милләттән булуына карамастан, әдәм баласы нинди телдә сөйләшсә, ул шул кәвемнән.

Бала төшерткән хатын-кыз — гөнаһлының да гөнаһлысы.

Үз туган телен камил белмәгәннәргә мәңгелек йортта камиллек юк.

Әдәм баласы үзгә телгә өстенлек бирсә, кыямәт көнендә ул шул кәвем белән бергә булыр һәм тәмуг белән газапланыр.

Балаларыгызга мөселман исемнәре кушыгыз, шул исем белән Аллаһы Тәгалә каршына барасын онытмагыз. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә мәхшәр мәйданына шул исем белән дәшеп чыгарачак.

Аллаһы Тәгалә һәр телне дә әхыйрәткә кәдәр саклар өчен яралтты.

Туган телеңә әти-әниең өйрәтмәгән икән, үзең өйрән, хаталарны төзәтергә бервакытта да соң түгел.

Үз милләте белән горурланганнарны Аллаһы Тәгалә сөя.

Аллаһы Тәгалә һәр милләтне үз теле белән яралтты, шул телләр ничек тизрәк бетә бара, ахырзаман да шундый тизлектә якыная.

Әти-әниең белән туган телеңдә сөйләшмәү, аларны дуңгыз ите белән сыйлауга тиң.

Аллаһы Тәгалә сине нинди тел белән яралткан булса, син әхыйрәткә дә шул тел белән барырга тиеш.

Кем дә кем башка милләт кешесенә кияүгә чыга йәки өйләнә; кем дә кем ана телендә сөйләшүдән ояла; кем дә кем ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне вә йолаларны белми; кем дә кем туган нигезен тарката; кем дә кем туганнары барлыгын оныта — андыйлар өчен ахырзаман җиткән инде.

Кем телен боза — шул иманын боза.

Сәдәкә бирсәгез, әүвәл үзегезгә сәдәкә бирегез. Үзегездән бернәрсә артса, хатыныгызга һәм балаларыгызга сарыф итегез; соңыннан туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәдәкә бирерсез.

Балаңның теле үз туган телендә ачылмадымы — ул баладан иман көтмә.

Иген игегез, җир эшкәртү белән мәшгуль булыгыз. Игенчелек — мөбәрәк хезмәт.

Туган телен белмәгәннәр — мәңге җәннәт күрмәсләр.

Никахланыгыз, күп булыгыз, Мин кыямәт көнендә сезнең белән башка өммәтләр алдында горурланырмын.

Сезнең иң явызларыгыз — өйләнмәгәннәрегез.

Бурычлы булып үлгән кеше бурычын түләгәнче кәберендә баглы булыр.

Балага үз туган телен өйрәтмәү — зур җинәят.

Үз-үзеңә кул салу — мәңге гафу ителмәслек гөнаһ.

Туган нигезеңә эзне суытма — әхыйрәткә барасыңны онытма.

Атага буйсыну — Аллаһыга буйсыну. Атага каршы чыгу — Аллаһыга каршы чыгу.

Үзеңнең туган телеңне таныту-тарату өчен эшләнгән гамәлләреңне Аллаһы Тәгалә сөенеп кабул итәр.

Балаларыгызны җиде яшьтән намаз укырга өйрәтегез, әгәр бала ун яшьтә намаз укымаса, орышыгыз.

Җәннәтле буласың килсә, бары ана телендә генә белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр салдыр — ул мең изге эштән дә хәерлерәк.

Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһы аларны яралтмас иде.

Аллаһы Тәгалә үз милләтендәге кешегә кияүгә чыгуны һәм өйләнүне генә таный. Әлеге әмерне үтәмәгәннәр Минем өммәттән түгелләр, белә торып тәмугны сайлаучылар.

Кеше үзгә кәвем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә аны шул кәвем белән бер хәшер итәр һәм тәмуглы итәр.

Бары үз туган телеңдә уйланган уй-фикерләр генә чынга аша.

Әгәр кеше бер кәвемгә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.

Бер кеше үз ятимен йәки башка кеше ятимен бәлигъ булганга кәдәр мөэмин итеп тәрбияләсә, аңа җәннәт вәҗип булыр.

Хәзрәти Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәртөрле исерткеч һәм кешенең тәбигатен зәгыйфьләндерә торган нәрсәләрдән тыйды.

Ирләр хатыннарга буйсынса, нәтиҗәсе — һәләкәт һәм юк булу.

Туган тел — кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кәдерләп саклауга бирелгән олуг әмәнәт ул. Туган телне югалту — Аллаһы әмәнәтен үтәмәү.

Кем дә кем гаиләсендә үз туган телендә аралашудан туктый — андыйларга алга таба яшәүнең мәгънәсе дә калмый.

Үзеңнең туган телеңә тугрылык — ләхеткә кәдәр.

Ике мөселман очрашканда үзара туган телләрендә сөйләшмәсәләр, Минем хакта гайбәт сөйләгән кебек булырлар.

Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен аласың килмәсә, туган телеңне балаларыңа мирас итеп калдыр.

Өч кыз баланы үсеп җиткәнче чын мөслимә итеп тәрбияләгән һәм үз милләтендәге кешегә кияүгә биргән инсанның урыны җәннәттә булыр.

Үзләренең туган телләрен камил белгәннәр генә һәм дә үзләренең туган телләрендә даими сөйләшкәннәр генә Минем өммәттән булырлар.

Кем дә кем үз туган теленең сафлыгы өчен һәрдаим җан атып йөри, аңа җәннәт ишекләре ачык булыр, димәк, ул безнең кәвемнән.

Тел сөйләгәндә чит-ят сүзләр кыстырып сөйли икән, димәк, ул Минем тел түгел!

Хатын-кыз башка милләт кешесенә кияүгә чыкса, Аллаһы Тәгалә аны кыямәт көнендә шул милләт белән бер итәр һәм тәмуглы итәр.

Үз туган телләрендә саф сөйләшүчеләргә Мин һәрчак хәер-фатыйхада булырмын!

Кем нинди милләт телендә аралаша — ул шулардан була.

Үз туган телен камил белүчеләр һәм дә үз туган телендә камил сөйләшүчеләр — Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле бәндәләре.

Сезне төрле кәвем-милләт итеп яралттым — бер-берегезне аеру-тану өчен.

Туган телне бетерүгә юл куючылар мең кат гөнаһлыланырлар. Аларга мәңге җуелмас дәһрилек тамгасы сугылыр.

Баланы төшертү — мәңге гафу ителмәслек хата.

Үз милләте өчен кечкенә генә файда эшләгән кешегә дә Аллаһы Тәгаләдән зур әҗер-савап ирешер.

Кем дә кем туган телендә аралашудан туктый — аның нәсел тамыры да терек булудан туктый.

Намаз — җәннәт ачкычы. Җәһәннәмдә буласыгыз килмәсә, намазланыгыз.

Катнаш никахтан туган балалар җир белән күк арасында булырлар.

Бары ана телендә генә белем бирүче мәктәп ачтыручы Минем белән бергә булыр.

Балаң туган телдән аерылды — димәк, балаң да, нәселең дә гарипләнде.

Үз милләтеңне зурла, данла — Мин дә сине зурлармын!

Туган телеңә әти-әниең өйрәтмәгән икән, иҗтиһат ит, үзең өйрән, шулай итеп, үзеңне дә, әти-әниеңне дә әхыйрәттә кәбер газабыннан коткарырсың, иншәллаһ!

Бакыйлыкка-мәңгелеккә барасыңны онытма. Туган телең белән тугансың — туган телең белән китәрсең.

Үзеңнең туган телеңне белмәүгә, өйрәнмәүгә бернинди сәбәпләр дә, акланулар да кабул ителми.

Аллаһы Тәгалә каршындагы гамәлләрнең иң сөеклесе — туган телен камил белгән үз милләтеңдәге мөэмин кешегә кияүгә чыгу йәки өйләнү.

Балалар-оныклар күңеленә догалар сеңдереп үстердеңме — димәк, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирештең.

Мин Сезне нинди телдә яралткан булсам, сез шул тел белән Миңа кабат кайтырга тиешсез.

Кешегә үзенең вафатыннан соң да савабы ирешә торган изгелекләр — башкаларга өйрәткән гыйлем, милләтҗанлы изге бала, мираска калдырган Коръән, төзегән мәктәп, мәдрәсә һ.б.

Адашуның элгәресе — таркаулык. Бер милләт таркалса, нәтиҗәдә ул һәләк булыр.

Кеше нинди кәвем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны кыямәт көнендә шул кәвем белән бер итәр.

Мин сезне төрле телле, төрле төсле итеп яралттым — үз телегезне, үз йөзегезне саклап кала алырсызмы, дип сынар өчен, сыналыр өчен!

Кәләм язганда чит-ят сүзләр белән чуарлап яза икән, димәк, ул Минем кәләм түгел!

Туган телен камил белгәннәр генә Минем өммәтемнән.

Үз туган телендә һәрдаим сөйләшмәгән-аралашмаган кешедән иман кача.

Туган телне бетерүгә юл куючыларны әхыйрәттә тәмуг көтә.

Туган телне оныту — Аллаһы Тәгаләне оныту.

Кем нинди милләт телендә сөйләшә — ул шуларга тиңләшә.

Туган телдә уйланган уй-фикерләр генә тормышка аша.

Балаларыңа, оныкларыңа үз туган телләрен өйрәтмәдеңме — дөньяда яшәмәдем һәм Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәмәдем дип исәплә.

Милли тамырларыңны онытсаң — тамырың корыр.

Дөньялыкта үз туган телеңнән ваз кичү — белә торып җәннәттән ваз кичү.

Балаларының үз туган телләрен белмәүдә ата-аналар гына гаепле.

Балага туган телен сеңдереп үстергән ата-ана, әби-баба киләчәктә бик бәхетле булыр.

Җәннәтле буласың килсә — үз туган телеңне җәннәткә кәдәр кәдерләп сакла.

Балаларыгызны бәхетсез итәсегез килмәсә, үз туган теленнән аермагыз!

Ата-ана баласы белән, ә бала ата-анасы белән даими үз туган телендә аралашып тормаса, араларына шәйтан керер.

Дөньялыкта үзләренең туган телләрен кирәксез дип санаучылар әле әхыйрәттә аларны нинди газаплар көтәсен белми.

Туган телне кулланмаган мәчет мәчет түгел инде ул.

Балаларын туган телгә өйрәтүдә ата-аналар, әби-бабайлар җаваплы.

Үз туган телен бетерүгә юл куючылар — иблисләр, Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен алучылар.

Милли киемнәрдән йөргәннәр — Миңа иң якыннар.

Үз туган телеңне белмәү — үзеңне әдәм затыннан булуыңны танымау.

Каныгызны башка милләт каннары белән берүк катыштыра күрмәгез!

Балаңны кәфер-телсез итеп үстердеңме — дөньяда яшәмәдем һәм Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәмәдем дип сана.

Үз туган телен камил белгән әдәм баласы — Аллаһы Тәгаләгә иң якыны.

Үз туган телеңнән кимсенү — үзеңне дә, Аллаһы Тәгаләне дә кимсетү.

Үз туган телен онытканнар — бәхетсез җаннар.

Катнаш никахка кергәннәр — каргалган бәндәләр.

Намаз укырга кирәклеген белә торып, аны читкә куючылар — әхыйрәттә утта янучылар.

Милли телне югалту — маңкортлашуга, тарихый һәм милли тамырларны югалтуга беренче адым. Аннары тормышыбыздагы иң изге нәрсәне — ислам динен дә югалтачакбыз.

Туган телебезне санга сукмау — Аллаһыга каршы килү.

Ислам динендә туган тел һәм милли хосусият — әмәнәт, йәгъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан күз карасыдай сакларга кушылган бурыч булып тора. Димәк, телебезне югалтабыз икән — Аллаһының әмерен үтәмәгән булабыз.

Балаларыгызны, оныкларыгызны туган телгә өйрәтмәсәгез — сез аларны мәңгегә гарип итәсез.

Үз туган телен белмәгәннәр һәм үз туган телендә даими аралашмаганнар Минем өммәттән түгелләр.

Баласын үз туган теленнән биздергән ата-ана мәңге төзәлмәслек бизгәк ала.

Үзеңнең туган телеңне кирәкмәү дип санау — үзеңне ике дөньялыкта да кирәкмәгән итү.

Балаңны туган телгә өйрәтмәү — балаңны да, үзеңне дә һәләкәткә илтү.

Мөселман милләтчеләр җәннәтнең түрендә булыр.

Катнаш никахка керүчеләрне хуплаучылар — үзләре дә җәһәннәмгә керүчеләр.

Догаларны үз ана телегездә кыйлсагыз, саваплы булыр.

 

Источник газета "Юлдаш"

 

Тәгъбирләр

Үзеңнең туган телеңне түбәнсетсәң, үзеңне дә түбәнсетәсең.

Үз туган телендә аралашмаган-сөйләшмәгән; үз туган телендә уйламаган-фикер йөртмәгән; үз туган телендә гәҗит-мәҗәллә, китапларны кулына алмаган-укымаган кеше берничек тә шул милләт вәкиле була алмый.

Тел бетсә — дин дә бетә, милләт тә бетә.

Татар булудан оялырга кирәкми, туган телеңне белмәүдән оялырга кирәк.

Җитмеш тел белсәң дә, үз туган телең беренче урында булсын!

Татарга үз телен белмәү — дуңгыз ите ашау кеби, бик зур гөнаһ.

Үзеңнең туган телеңне оныту — әти-әниеңне оныту белән бер.

Татар телен камил белмәгән татар татар була алмый инде ул.

Аралашу өчен кулай булсын дип, башка халыкларның сүзләрен милләтеңә көчләп тагу — милләтеңне бетерүгә алып бару.

Туган тел — милләтнең йөрәге. Туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап яшик!

Татарлык рухын мәңге саклыйм дисәң, туган телеңне мәңге сакла!

Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.

Татар исемен генә йөртү әле ул татар дигән сүз түгел, туган телен белми икән — ул туган теленә өйрәнгәнче мескен маңкорт булып кала.

Катнаш никах — тамырсыз гаилә, милләтнең тамырына балта чабу.

Балага чит-ят исемнәр кушу — начар язмыштан да яманрак.

Татар белән татарның татарча аралашмавы — упкын.

Әни сүзен үз ана телендә ишетмәгән ана — иң бәхетсез ана.

Татарлыкны туган телне камил белү генә таныта.

Татар телендә даими сөйләшерлек мөһит булганда гына татар теле сакланып калыр.

Үз туган телеңнән оялу — әти-әниеңне күрәлмау кеби.

Киләчәктә балаларыгызның эт хәлендә булуын теләмәсәгез, үз туган телендә сөйләшергә өйрәтегез. Татарча аңлыйлар, әммә сөйләшә белмиләр, дип үзегезне алдамагыз. Эт тә бит аңлавын аңлый, әммә сөйләшә белми.

Җитмеш тел белсәң дә, үз туган телеңә берсе дә җитми һәм дә үз туган телеңне берсе дә алыштыра алмый.

Татар булып тугансың — татар булып калырга тиешсең.

Әгәр дә үз туган телеңне камил белмисең, туган телеңдә язмыйсың-укымыйсың, туган телеңдә аралашмыйсың икән, димәк, үзеңне татар дип йөрүдән генә бернинди мәгънә дә юк.

Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел.

Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Ананың балага биргән иң зур бүләге — туган тел.

Китап укысаң — белемең артыр, укымасаң — белгәнең дә онытылыр.

Тел белгән — дана, тел белмәгән — бәлә.

Үзенең туган телен белмәгән теленнән абыныр.

Китаплар — бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.

Татар баласы татар илендә торырга тиеш.

Туган тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.

Үзеңнең туган телеңә өйрәнү бервакытта да соң түгел.

Телсез кеше — ярты кеше. Туган телне белү ярым-йорты була алмый: җә син аны беләсең, җә белмисең.

Туган телен кәдерләгән халык кәдерле булыр!

Үз илем үземә кәдерле.

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Сөйләшкәндә-аралашканда, язганда-хәбәрләшкәндә урыс, инглиз, кытай һ.б. чит-ят сүзләрне кулланмыйча, саф татар сүзләрен генә куллану — һәр татарның да изге бурычы.

Һәр илнең ачкычы — тел, телен белгән ил ачар.

Һәр телнең үз хикмәте бар. Никәдәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкәдәр гүзәлрәк, камилрәк булыр.

Фәкәт туган телдә генә иман иңә кеше җанына.

Авызы бар, теле юк. Башка телләрне өйрәнү үз туган телең хисабына булырга тиеш түгел!

Татар! Сине татарлык рухы гына саклап калыр!

Татарча сөйли белмәснең сүзе — үтмәс пычакның үзе.

Кулланмасаң — сүз үлә, сөйләшмәсәң — тел үлә.

Туган тел — аралашу чарасы гына түгел, ә яшәү рәвеше дә.

Оныкларын милли рухта тәрбияләү, оныкларына туган телне камил өйрәтү, оныкларына милли гореф-гадәтләрне сеңдерү, оныкларын үзләренең дәвамчылары итү — әби-бабайларның изге бурычы.

Татар! Татар булып калсаң гына милләтең сакланыр һәм яшәр!

Матур һәм үзенчәлекле татар телен оныту — нәселдән-нәселгә тапшырылып килгән хәзинәне чүплеккә ату ул. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз, кан-кәрдәшләребез белән ана телебездә аралашыйк!

Иң куркыныч татар — туган телен оныткан маңкорт татар.

Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз. Әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз.

Үз туган телен камил белмәгән татар бөек татар була алмый.

Татар белән татарның урыс телендә аралашуы — чукынуга тиң.

Хәйваннар да үз телләрендә сөйләшәләр.

Милләтеңне мәңге яшәтәсең килсә, татарлык рухын мәңге җуйма!

Үз туган телен оныткан — кыйбласын югалткан.

Ана теле — иң газиз тел, җирдә нәселең яшәгәндә дәвамың булып туган балаларың, оныкларың үз туган телендә иркен сөйләшергә, барлык гореф-гадәтләрне дә, милли йолаларны да белергә тиеш!

Балаларын бәлигъ булгач үз милләттәшенә өйләндерү йәки кияүгә бирү — ата-ананың изге бурычы.

Үз халкын, үз телен, үз милләтен олылый белгән кешенең күңелендә начарлыкка урын калмас һәм үзе дә олыланыр.

Барлык фәннәр дә татар телендә генә укытылучы татар мәктәпләрендә белем алган балалар әхләк мәсәләсендә күпкә өстенрәк була.

Татар булып тусалар да, үзләрен һәм балаларын татар дип йөртмәгән кешеләр — ни урыс, ни татар булмаган, адашкан затлар ул. Андый кешеләр үзләре дә, балалары да бәхетсез. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм андый кешеләр турында: «Иманнары зәгыйфьләнде», — дип әйткән.

Телеңне-динеңне сатма, өстеңә мәңге җуелмас сатлык исемен алма!

Үз ана телеңне белү белән горурланырга кирәк! Аны нәрсәгә кирәк дип санау ул — ахмак кеше фикере.

Гаиләләрдә балалар белән бары тик татар телендә генә аралашырга кирәк. Беренче нәүбәттә татар теле ул — гаилә теле, ә аннары — дәүләт теле.

Үз телебезне никәдәр камил белсәк, ул шуның кәдәр безне дәрәҗәле, өстенлекле итәчәк.

Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә.

Миллилек — милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр булганда гына татар сакланып калачак!

Шәһәрнең тавыгы булганчы, авылның әтәче бул.

Туган тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Татар теленең киләчәге — татарның үз кулында.

Һәркемгә үз иле, үз теле газиз. Татар телебез искиткеч гүзәл һәм камил!

Үз туган телен белмәгән һәм үз туган телендә сөйләшмәгән татар татар түгел инде ул.

Үз җиреңдә җиләк бул. Татарның җиләге — татар җирендә.

Үз халкын сөймәгән бүтән халыкны да сөймәс.

Үз илең — Гөлстан, кеше иле — Гүрстан.

Татар теле белән дөнья гизә. Туган телебез төрки телләргә — ачкыч.

Җиреннән аерылган җиде ел җылар, иленнән аерылган үлгәнче җылар.

Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе, һәр чәчәкнең үз гөле, һәр халыкның үз теле.

Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.

Татар! Татарлыгыңны онытма! Югыйсә, тамырың корыр!

Шәһәрдә — дәүләт, авылда — җәннәт.

Туган ил — туган ана, чит ил — үги ана.

Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз.

Иртә өйләнгән — улына-кызына кинәнгән.

Үз туган телеңнән баш тарту ул — томаналыктан, шәхес буларак үзеңнән ваз кичүгә тиң, тамырыңны, гаиләңне, нәселдән күчеп килгән мирасны санламау дигән сүз.

Үз туган телеңне син туган тел булган өчен генә дә менә дигән итеп белергә тиеш.

Өйләнгән үсәр, өйләнмәгән үчәр.

Китап — тормыш көзгесе. Китапның белмәгәне юк.

Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү безне рухый яктан гарипләндерә.

Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.

Туган теленнән бизгән — бизгәк алган.

Балаларыбызга милли тәрбия бирү зарур. Милли рух булганда гына татар яшәр!

Үз туган телеңне камил белмисең икән һәм үз туган телеңдә камил сөйләшмисең икән — син берничек тә шул милләт вәкиле була алмыйсың.

Туган илнең кәдерен читтә йөрсәң белерсең.

Өчкөнлек гомерең булса — кияүгә чык.

Башка халыкларның сүзләрен аралашуга кертү — милләтеңне бетерү.

Үз туган телен сансызлаган милләтнең киләчәге юк.

Өйләнмәгәннең тамыры корыр.

Татар телен камил белү генә татарлыкны таныта.

Үз туган телеңне белү-белмәү турында сүз дә булырга тиеш түгел, ул синең ана телең!

Татар телен белмәү һәм татар телендә сөйләшмәү — үз анаңа хыянәткә тиң.

Туган тел — газиз бабаларыбыз мирасы. Милләтебезне саклау — борынгы бабаларыбыз алдында торган изге бурычыбыз ул!

Татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары була торып, үз балаңны урыс телендә генә сөйләшергә-укырга өйрәтү, урыс халкының гореф-гадәтләрендә тәрбияләү — ул, әлбәттә, мөнафыйклык билгесе, ул шулай ук мөселман кәрдәшләреңә, үз милләтеңә, татар халкына хыянәт тә.

Үз туган телеңнән кимсенү — наданлыктан — үзеңне дә, милләтеңне дә кимсетү.

Татар телен үстерүнең төпшарты — куллану даирәсен киңәйтү.

Бөтендөнья татарлары, берләшегез! Туган телебезне, милләтебезне саклыйк!

Источник газета "Юлдаш"

© 2018 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов А. Р.
Все права защищены