Хәдисләр һәм Мәкәлләр

Хәдисләр


► Туган телеңне кәдерләп сакла — әхыйрәткә баргач, Аллаһы Тәгалә каршында җавапны ана телеңдә бирәсеңне онытма.
► Тәмугның беренче баскычы — башка милләт кешесенә кияүгә чыгу йәки өйләнү; икенче баскычы — балаларыңны туган телгә өйрәтмәү; өченче баскычы — үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен оныту.
► Аллаһы Тәгаләгә иң якыннар — туган телен камил белгәннәр.
► Үзара туган телләрендә аралашмаган гаилә өчен ахырзаман җиткән инде.
► Мин сезне төрле-төрле итеп яралттым — Миңа кабат әйләнеп кайтканчы үз йөзегезне, үз телегезне, үз динегезне саклап кала алырсызмы, дип сынар өчен, сыналыр өчен, шуны һич кенә дә истән чыгармагыз!
► Катнаш никахта булганнарны мөселман зиратына җирләү — мәкрүһ.
► Телегезне һәм динегезне ныграк саклап калырга теләсәгез, сибелмәгез-таркалмагыз — оешып-берләшеп яшәгез!
► Якыннарыңны кәбер газапларына дучар итәсең килмәсә, туган телеңне онытма, буыннан-буынга күчеп барырлык итеп, кәдерләп сакла.
► Язганда, сөйләшкәндә, аралашканда кулланылган чит-ят сүзләр санынча ул бәндә гөнаһлылана.
► Милләтпәрвәрләр Минем белән бергә булырлар.
► Ана телендә белем бирүче мәктәп йәки балалар бакчасы ачтырган кешенең эше мең изгелек эшләгән эштән дә зуррак һәм ул кеше мәңге җәннәтле булыр.
► Исерткеч эчемлекләрсез һәләл туйлар һәм мәҗлесләр үткәргән кешеләр бик бәхетле булырлар.
► Балаларын туган телгә камил өйрәтмәгән ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлыларның да гөнаһлысы булырлар.
► Туган телен белмәгәннәр әхыйрәттә кәферләр белән бергә булырлар һәм тәмуглы булырлар.
► Кәферләр санын арттырган маңкортлар мәңгелек кәбер газабына дучар булырлар.
► Үз милләтен сөйгәннәрне Аллаһы Тәгалә сөя.
► Кем дә кем сөйләшкәндә чит-ят сүзләр кыстыра, аның теленә көферлек килер.
► Милләтеңне зурла, Мин дә сине зурлармын.
► Нәсел сагында дин һәм тел тора — шулар булмаса, нәсел бетә.
► Кем дә кем туган теленнән йөз чөерә, Аллаһы Тәгалә дә ул бәндәдән йөз чөерә.
► Башка милләт кешесенә кияүгә чыгып йәки өйләнеп яшәү — зина кылып яшәүгә тиң.
► Туган телен онытканнарга җәннәт ишекләре ябык булыр.
► Балаларыңны мәңгегә гөнаһлы итәсең килмәсә, туган теленнән аерма.
► Туган телдә аралашкан гаиләләрнең нигезе бәрәкәтле булыр.
► Балаларына туган телен өйрәтмәгән ата-аналарны алда тәмуг көтә.
► Әдәм баласы үз ана телен беркайчан да онытмаска тиеш. Үз баласын онытмаган кебек, үз анасын кәдерләгән кебек үз ана телен дә кәдерләргә, онытмаска, сакларга тиеш.
► Баласы белән туган телендә сөйләшмәүче — иң гөнаһлы кеше.
► Туган телгә өйрәтмәгән буынга да, туган телне оныткан буынга да моңа кәдәр фаный дөньяга килеп-киткән җиде буын рәнҗеп ятар.
► Аллаһы Тәгаләгә иң якыны — туган телдә кыйлган дога.
► Кем дә кем язганда чит-ят сүзләр кыстыра, аның кулына көферлек килер.
► Туган телегез белән горурланыгыз, Мин дә сезнең белән горурланырмын.
► Кем дә кем үз туган телендә сөйләшүдән-аралашудан ояла-хурлана, ул әдәм үзе дә оятлы-хурлыклы була.
► Туган телеңдә сөйләш, туган телеңдә аралаш, туган телеңдә тыңла, туган телеңдә фикерлә, туган телеңдә укы — Мин дә сиңа хәер-фатыйхада булырмын.
► Телен саткан — динен саткан.
► Әдәм баласы башка телгә өстенлек бирсә, кыямәт көнендә ул шул телдәгеләр белән бергә булыр һәм тәмуг белән җәзаланыр.
► Гаилә ул — дәүләт. Һәр дәүләтнең дә үз аралашу теле — туган тел. Әгәр дә дәүләт туган телдә аралашудан туктый икән, димәк ул дәүләт тә дәүләт булудан туктый.
► Туган тел — Аллаһы Тәгаләнең бүләге, аны кәдерләп сакла!
► Кем дә кем уйлаганда, фикер йөрткәндә кәферләрчә уйласа, аның зиһененә, акылына көферлек килер.
► Мәчетләрдә чит-ят телләрдә сөйләшү-аралашу — кыямәт билгесе.
► Туган телдә теләнгән теләкләр генә кабул була.
► Мөселманлык ул — ислам диненә тугры булу, исламият кагыйдәләрен төгәл үтәү, үз туган телеңне камил белү һәм туган телеңдә камил сөйләшү үә уку.
► Туган телләрендә сөйләшмәгән-аралашмаганнардан фәрештәләр җитмеш чакрымга кәдәр качарлар.
► Үз милләтең, үз телең белән горурлан, Мин дә синең белән горурланырмын.
► Әгәр дә син милләтеңнән, туган телеңнән оялсаң-хурлансаң, үзең дә хурлыкка калырсың.
► Дөнья — иманлының өтермәне, имансызның — җәннәте.
► Балаларын кәфер итеп үстергәннәр үзләре дә кәферләрдән булырлар.
► Милләтнең сибелеп-таралып яшәве — һәләкәт.
► Нәсел агачының тамыры иман үә туган тел, шуның берсе гәнә бетсә дә, нәсел-нәсәбә агачы да корый.
► Туган телен онытканнар — адашкан җаннар.
► Балага туган телне өйрәтмәү — аның язмышын үзгәртү.
► Иң яхшысы — туган телдә укылган намаз.
► Мордарлык — иң зур гөнаһ.
► Туган телен белмәгәннәргә мәңгелек йортта оҗмах ишекләре бикле булыр.
► Мәчетләрдә туган телне куллану — вәҗип.
► Яралган баланы төшертү — үзеңне тәмугның төбенә төшерү.
► Нәсел агачын мәңге яшәтәсең килсә, туган телеңне үә иманыңны сакла.
► Туган телендә аралашудан туктаган гаиләгә шул ук нәселдән килеп киткән җиде буын, сез безне кәбер газапларына дучар итәсез, дип, рәнҗеп ятар.
► Нәсел-нәсәбә агачын корытмыйча яшәтеп торучы — туган тел үә иман.
► Туган телне үстерүдә, яклауда, чит-ят сүзләрдән арындыруда, аның сафлыгы, төзеклеге өчен көрәштә ил башлыкларына, мөдир-җитәкчеләргә, галимнәргә, әдипләргә, мөхәррирләргә, мөхбирләргә, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә, сәнгатькәрләргә, имамнарга, дин әһелләренә һәм дә ата-аналарга зур вазыйфа йөкләнә һәм шуның белән алар икеләтә җаваплылана.
► Милләтҗаннар — Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле бәндәләре.
► Туган телеңдә сөйләшкәндә-аралашканда чит-ят сүзләр кыстырмый камил сөйләшсәң, яныңдагы фәрештәләрнең исәбе-хисабы булмас. Һәм ул фәрештәләр сине төрле бәлә-казалардан саклаучылар булыр.
► Телне югалту — динне югалтуга тәүге адым.
► Туган телен камил белгәннәргә генә җәннәт ишекләре ачык булыр.
► Мәчетләрдә туган телне кулланмау — хәрәм.
► Туган телен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Мин хәерхаһлы.
► Әүвәл тел югала, аннан дин югала.
► Туган нигезен таркатмаган гаилә — иң бәхетле гаилә.
► Балага туган телне өйрәтмәү — Аллаһы Тәгалә әмеренә каршы бару, Ул кушканны үтәмәү.
► Милләтпәрвәрләр — Аллаһы Тәгаләгә иң якыннар!
► Туган телләрендә никәдәр чиста-саф сөйләшәләр, андыйлар Миңа да шулкәдәр якынрак була баралар.
► Мин сезне милләт-милләт итеп яралттым, үз милләтегез белән оешып яшәсеннәр һәм үз милләтегез белән горурлансыннар, дип.
► Туган тел — Аллаһы бүләге.
► Башка өммәткә хезмәт иткән милләттәшләре белән горурланучылар — үзләре дә шәйтан токымыннан.
► Туган телен нәсел-нәселдән саклап килгән нәселгә генә кәбер газапларыннан котылу мөмкинлеге бар.
► Оҗмах әчкече — туган тел.
► Туган телен белмәгәннәр, туган телен онытканнар кәбер газапларына дучар булырлар.
► Кем дә кем дөнья малына, дөнья рәхәтенә алданып туган теленнән һәм үз диненнән ваз кичә — әле ул әхыйрәттә аны нинди кәбер газаплары көтәсен белми.
► Мәчетләрдә вәгазь-хөтбәләрне чит-ят телдә сөйләү — Аллаһы Тәгаләне танымау.
► Җитмеш тел белсәң дә, әхыйрәттә туган телне ничек белүең генә исәпкә алыныр.
► Туган тел — фаныйлык һәм бакыйлык теле.
► Туган телен белмәгәннәргә дөньялык — җәннәт, ә бакыйлык — өтермән.
► Башка берәүне туган телеңә өйрәтсәң, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирешерсең.
► Туган телне саклау — Аллаһыга сыгыну, туган телне оныту — Аллаһыны оныту.
► Балаларны чит-ят телдә укыту — нәсел тамырына балта чабу, нәсел-нәсәбәңне юкка чыгару.
► Кәбер газапларына дучар буласың килмәсә — туган телеңне онытма.
► Телегезне, милләтегезне, гореф-гадәтләрегезне саклагыз — болар сезгә Минем әмәнәтем.
► Катнаш никахтан туганнарны мөселман зиратына җирләү — мәкрүһ.
► Туган телен онытканнар җәннәтне дә онытсыннар.
► Ана телендә белем бирүче мөгаллимнәр — Минем иң сөекле бәндәләрем.
► Дөнья малына алданма — туган телеңне онытма!
► Мәчетләргә чит-ят телләрнең үтеп керүе һәм имамнарның мәчеткә килүчеләр белән туган телләрендә аралашмавы — кыямәт билгесе.
► Фаный дөньяда җитмеш тел белү — җәннәттер, ә туган телеңне белмәү әхыйрәттә — тәмугтыр.
► Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәте — туган тел, әхыйрәттә нигъмәтле буласың килсә, аны кәдерләп сакла!
► Туган телеңдә аралашмасаң, шәйтаннар токымыннан булырсың.
► Тәмуг белән җәзаланасың килмәсә, туган телеңне кәдерләп сакла!
► Туган телен белмәгәннәрне әхыйрәттә тәмуг көтә.
► Күп бала тудыра торган хатын Аллаһы Тәгалә каршында сөеклерәк. Мин кыямәт көнендә өммәтемнең башка өммәтләрдән күбрәк булганын телим.
► Туган телеңдә сөйләшмәү — үләксә ашау белән бер.
► Мәчетләргә чит-ят телләрне кертү — Аллаһыга каршы бару.
► Милли мәктәпләр ачкан, милли телдә укытуга акча тоткан, милли хезмәтләр язган, милләтне үстерүгә өлеш керткән бәндәләр җәннәттә Минем белән бергә булырлар.
► Туган телне бетерүгә юл куючылар шәйтан токымыннан булырлар һәм тәмуглы булырлар.
► Баласына туган телен өйрәтмәгән ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булырлар.
► Чит-ят бәйрәмнәрне үз милләтенә көчләп тагучылар тәмуглы булырлар.
► Туган телен онытканнар тәмугның төбендә булырлар.
► Туган телегезнең әхыйрәт теле булуын онытмагыз!
► Башка милләт кешесенә кияүгә чыгу йәки өйләнү катгый тыела.
► Туган телендә сөйләшмәгән баладан иман кача.
► Туган телдә сөйләшкәндә чит-ят сүзләрне куллану — нәҗес чәйнәүгә тиң.
► Баласын туган теленә өйрәткән аналарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.
► Ятимнәрнең малы һәм тәрбиясе өчен җаваплылыкны үз өстенә алучылар җәннәттә Минем белән бертигез булырлар.
► Туган телен онытканнар җәннәтне дә онытсыннар.
► Мин сезне күп эчкәндә исертә торган һәр эчемлекне эчүдән тыям.
► Туган телеңне белмәү — әти-әниеңне онытуга тиң.
► Аллаһы Тәгалә башка милләт кешесенә кияүгә чыгуны да, өйләнүне дә катгый тыя.
► Туган телдә аралашканда чит-ят сүзләр кыстырып сөйләшү — дуңгыз ите капкалап кую белән бер.
► Аралашканда кайсы кәвем сүзләрен күбрәк куллансаң, димәк, син шул кәвемнән.
► Туган телеңдә сөйләүче мәчет ачсаң, туган телеңдә белем бирүче мәктәп ачсаң, туган телеңдә тәрбияләүче балалар бакчасы ачсаң — син Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирештең дигән сүз.
► Кеше башка кәвем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны шул милләт белән бер итәр һәм кәбер газапларына дучар итәр.
► Сабыйларга ана телен сеңдергән тәрбияче-мөррәбилләргә Мин һәрчак хәер-фатыйхада булырмын.
► Әгәр мөселман башка бер милләткә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.
► Үз милләтендәге кешегә кияүгә чыккан хатыннарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.
► Кем телен сата — шул иманын сата.
► Гыйсәвиләрне сөйгәннәр кыямәт көнендә гыйсәвиләр белән бергә булырлар һәм тәмуг белән җәзаланырлар.
► Туган телне балаларга өйрәтүдә ата-аналарга зур вазыйфа йөкләдем.
► Аллаһы Тәгалә үз милләтен арттырганнарны гына сөя.
► Үз милләтендәге кешегә кияүгә чыккан хатыннарның җәннәткә керәчәкләре шөбһәсез.
► Ике мөселман очрашканда үз телләрендә аралашмау — бик зур гөнаһ.
► Туган җиреңнән китеп, аны онытсаң — ата-бабаларыңны рәнҗетерсең.
► Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен аласың килмәсә, балаңны үз милләтеңнең дәвамчысы итеп тәрбиялә.
► Аллаһы Тәгалә үз телен сөйгәннәрне генә сөя.
► Балага туган телне камил өйрәтү — ата-ананың изге бурычы.
► Кем телен боза — шул иманын боза.
► Балаларын башка милләт кешесенә кияүгә биргән йәки өйләндергән ата-аналар икеләтә гөнаһлы.
► Туган телен саклый алса, кеше зур уңышларга ирешә.
► Нинди милләттән булуына карамастан, Әдәм баласы нинди телдә сөйләшсә, ул шул кәвемнән.
► Бала төшерткән хатын-кыз — гөнаһлының да гөнаһлысы.
► Туган телен камил белмәгәннәргә мәңгелек йортта камиллек юк.
► Әдәм баласы үзгә телгә өстенлек бирсә, кыямәт көнендә ул шул кәвем белән бергә булыр һәм тәмуг белән газапланыр.
► Балаларыгызга мөселман исемнәре кушыгыз, шул исем белән Аллаһы Тәгалә каршына барасын онытмагыз.
► Аллаһы Тәгалә һәр телне дә әхыйрәткә кәдәр саклар өчен яралтты.
► Туган телеңә әти-әниең өйрәтмәгән икән, үзең өйрән, хаталарны төзәтергә бервакытта да соң түгел.
► Үз милләте белән горурланганнарны Аллаһы Тәгалә сөя.
► Аллаһы Тәгалә һәр милләтне үз теле белән яралтты, шул телләр ничек тизрәк бетә бара, ахырзаман да шундый тизлектә якыная.
► Әти-әниең белән туган телеңдә сөйләшмәү, аларны дуңгыз ите белән сыйлауга тиң.
► Аллаһы Тәгалә сине нинди тел белән яралткан булса, син әхыйрәткә дә шул тел белән барырга тиеш.
► Туган нигезеңә эзне суытма — әхыйрәткә барасыңны онытма.
► Кем дә кем башка милләт кешесенә кияүгә чыга йәки өйләнә; кем дә кем ана телендә сөйләшүдән ояла; кем дә кем ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне белми; кем дә кем туган нигезен тарката; кем дә кем туганнары барлыгын оныта — андыйлар өчен ахырзаман җиткән инде.
► Сәдәкә бирсәгез, әүвәл үзегезгә сәдәкә бирегез. Үзегездән бернәрсә артса, хатыныгызга һәм балаларыгызга сарыф итегез; соңыннан туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәдәкә бирерсез.
► Иген игегез, җир эшкәртү белән мәшгуль булыгыз. Игенчелек — мөбәрәк хезмәт.
► Туган телен белмәгәннәр — мәңге җәннәт күрмәсләр.
► Никахланыгыз, күп булыгыз, Мин кыямәт көнендә сезнең белән башка өммәтләр алдында горурланырмын.
► Сезнең иң явызларыгыз — өйләнмәгәннәрегез.
► Бурычлы булып үлгән кеше бурычын түләгәнче кәберендә баглы булыр.
► Балага туган телне өйрәтмәү — зур җинәят.
► Үз-үзеңә кул салу — мәңге гафу ителмәслек гөнаһ.
► Атага буйсыну — Аллаһыга буйсыну. Атага каршы чыгу — Аллаһыга каршы чыгу.
► Балаларыгызны җиде яшьтән намаз укырга өйрәтегез, әгәр бала ун яшьтә намаз укымаса, орышыгыз.
► Җәннәтле буласың килсә, ана телендә белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр салдыр — ул мең изге эштән дә хәерлерәк.
► Аллаһы Тәгалә үз милләтендәге кешегә кияүгә чыгуны һәм өйләнүне генә таный. Әлеге әмерне үтәмәгәннәр Минем өммәттән түгелләр.
► Кеше үзгә кәвем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә аны шул кәвем белән бер хәшер итәр һәм тәмуглы итәр.
► Туган телдә уйланган уй-фикерләр генә чынга аша.
► Әгәр кеше бер кәвемгә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.
► Бер кеше үз ятимен йәки башка кеше ятимен бәлигъ булганга кәдәр мөэмин итеп тәрбияләсә, аңа җәннәт вәҗип булыр.
► Хәзрәти Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәртөрле исерткеч һәм кешенең табигатен зәгыйфьләндерә торган нәрсәләрдән тыйды.
► Ирләр хатыннарга буйсынса, нәтиҗәсе — һәләкәт һәм юк булу.
► Кем дә кем гаиләсендә туган телендә аралашудан туктый — андыйларга алга таба яшәүнең мәгънәсе дә калмый, аллам сакласын!
► Намаз — җәннәт ачкычы. Җәһәннәмдә буласыгыз килмәсә, намазланыгыз.
► Туган телеңә тугрылык — ләхеткә кәдәр.
► Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен аласың килмәсә, туган телеңне балаларыңа мирас итеп калдыр.
► Ике кыз баланы үсеп җиткәнче чын мөслимә итеп тәрбияләгән һәм үз милләтендәге кешегә кияүгә биргән кешенең урыны җәннәттә булыр.
► Ике мөселман очрашканда үзара туган телләрендә сөйләшмәсәләр, Минем хакта гайбәт сөйләгән кебек булырлар.
► Кем дә кем туган теленең сафлыгы өчен җан атып йөри, аңа җәннәт ишекләре ачык булыр, димәк, ул безнең кәвемнән.
► Тел сөйләгәндә чит-ят сүзләр кыстырып сөйли икән, димәк, ул Минем тел түгел!
► Хатын-кыз башка милләт кешесенә кияүгә чыкса, Аллаһы Тәгалә аны кыямәт көнендә шул милләт белән бер итәр һәм тәмуглы итәр.
► Туган телләрендә саф сөйләшүчеләргә Мин һәрчак хәер-фатыйхада булырмын!
► Кем нинди милләт телендә аралаша — ул шулардан була.
► Туган телне камил белүчеләр — Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле бәндәләре.
► Сезне төрле кәвем-милләт итеп яралттым — бер-берегезне аеру-тану өчен.
► Туган телне бетерүгә юл куючылар мең кат гөнаһлыланырлар.
► Баланы төшертү — мәңге гафу ителмәслек хата.
► Үз милләте өчен кечкенә генә файда эшләгән кешегә дә Аллаһы Тәгаләдән зур әҗер-савап ирешер.
► Милләтеңне зурла, данла — Мин дә сине зурлармын!
► Кем дә кем туган телендә аралашудан туктый — аның нәсел тамыры да терек булудан туктый.
► Катнаш никахтан туган балалар җир белән күк арасында булырлар.
► Кем нинди милләт телендә сөйләшә — ул шуларга тиңләшә.
► Ана телендә белем бирүче мәктәп ачтыручы Минем белән бергә булыр.
► Туган телеңә әти-әниең өйрәтмәгән икән, иҗтиһат ит, үзең өйрән, шулай итеп, үзеңне дә, әти-әниеңне дә әхыйрәттә кәбер газабыннан коткарырсың, иншәллаһ!
► Туган телең белән тугансың — туган телең белән китәрсең.
► Аллаһы Тәгалә каршындагы гамәлләрнең иң сөеклесе — үз милләтеңдәге кешегә кияүгә чыгу йәки өйләнү.
► Кешегә үзенең вафатыннан соң да савабы ирешә торган изгелекләр — башкаларга өйрәткән гыйлем, милләтҗанлы изге бала, мираска калдырган Коръән, төзегән мәктәп, мәдрәсә һ.б.
► Адашуның элгәресе — таркаулык. Бер милләт таркалса, нәтиҗәдә ул һәләк булыр, аллам сакласын!
► Кеше нинди кәвем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны кыямәт көнендә шул кәвем белән бер итәр.
► Мин сезне төрле телле, төрле төсле итеп яралттым — үз телегезне, үз йөзегезне саклап кала алырсызмы, дип сынар өчен, сыналыр өчен!
► Кәләм язганда чит-ят сүзләр белән чуарлап яза икән, димәк, ул Минем кәләм түгел!
► Туган телен камил белгәннәр генә Минем өммәтемнән.
► Туган телендә сөйләшмәгән-аралашмаган кешедән иман кача.
► Туган телне бетерүгә юл куючыларны әхыйрәттә тәмуг көтә.
► Туган телне оныту — Аллаһы Тәгаләне оныту.
► Туган телен камил белгәннәр генә Минем өммәттән булырлар.
► Туган телдә уйланган уй-фикерләр генә чынга аша.
► Балаларыңа, оныкларыңа туган телләрен өйрәтмәдеңме — дөньяда яшәмәдем дип исәплә.
► Дөньялыкта туган телеңнән ваз кичү — белә торып җәннәттән ваз кичү.
► Балаларының туган телләрен белмәүдә ата-аналар гына гаепле.
► Балага туган телен сеңдереп үстергән ата-ана, әби-баба киләчәктә бик бәхетле булыр.
► Җәннәтле буласың килсә — туган телеңне җәннәткә кәдәр кәдерләп сакла.
► Балаларыгызны бәхетсез итәсегез килмәсә, туган теленнән аермагыз!
► Туган телне бетерүгә юл куючылар — Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен алучылар.
► Ата-ана баласы белән, ә бала ата-анасы белән даими туган телендә аралашып тормаса, араларына шәйтан керер.
► Дөньялыкта үзләренең туган телләрен кирәксез дип санаучылар әле әхыйрәттә аларны нинди газаплар көтәсен белми.
► Балаларын туган телгә өйрәтүдә ата-аналар, әби-бабалар җаваплы.
► Балаңны кәфер итеп үстердеңме — дөньяда яшәмәдем дип сана.
► Туган телен камил белгән әдәм баласы — Аллаһы Тәгаләгә иң якыны.
 

Мәкәлләр

► Туган телендә аралашмаган-сөйләшмәгән; туган телендә уйламаган-фикер йөртмәгән; туган телендә гәҗит-журналлар, китапларны кулына алмаган-укымаган кеше берничек тә шул милләт вәкиле була алмый.
► Тел бетсә — дин дә бетә, милләт тә бетә.
► Татар булудан оялырга кирәкми, туган телеңне белмәүдән оялырга кирәк.
► Җитмеш тел белсәң дә, туган телең беренче урында булсын!
► Татарга үз телен белмәү — дуңгыз ите ашау кеби, бик зур гөнаһ.
► Туган телеңне оныту — әти-әниеңне оныту белән бер.
► Аралашу өчен кулай булсын дип, башка халыкларның сүзләрен милләтеңә көчләп тагу — милләтеңне бетерүгә алып бару.
► Туган тел — милләтнең терәге.
► Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.
► Татар исемен генә йөртү әле ул татар дигән сүз түгел, туган телен белми икән — ул туган теленә өйрәнгәнче мескен маңкорт булып кала.
► Катнаш никах — тамырсыз гаилә.
► Балага чит-ят исемнәр кушу — начар язмыштан да яманрак.
► Әни сүзен үз ана телендә ишетмәгән ана — иң бәхетсез ана.
► Татарлыкны туган телне камил белү генә таныта.
► Туган телеңнән оялу — әти-әниеңне күрәлмау кеби.
► Җитмеш тел белсәң дә, туган телгә берсе дә җитми һәм дә туган телеңне берсе дә алыштыра алмый.
► Әгәр дә туган телеңне камил белмисең, туган телеңдә язмыйсың-укымыйсың, туган телеңдә аралашмыйсың икән, димәк үзеңне татар дип йөрүдән генә бернинди мәгънә дә юк.
► Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
► Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел.
► Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.
► Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.
► Ананың балага биргән иң зур бүләге — туган тел.
► Китап укысаң — белемең артыр, укымасаң — белгәнең дә онытылыр.
► Тел белгән — дана, тел белмәгән — бәлә.
► Туган телен белмәгән теленнән абыныр.
► Китаплар — бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.
► Туган тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.
► Тугаң телеңә өйрәнү бервакытта да соң түгел.
► Телсез кеше — ярты кеше.
► Туган телен кәдерләгән халык кәдерле булыр!
► Үз илем үземә кәдерле.
► Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
► Һәр илнең ачкычы — тел, телен белгән ил ачар.
► Һәр телнең үз хикмәте бар.
► Авызы бар, теле юк.
► Татарча сөйли белмәснең сүзе — үтмәс пычакның үзе.
► Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә.
► Шәһәрнең тавыгы булганчы, авылның әтәче бул.
► Туган тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.
► Татар теленең киләчәге — татарның үз кулында.
► Һәркемгә үз иле газиз.
► Җиреңдә җиләк бул.
► Үз халкын сөймәгән бүтән халыкны да сөймәс.
► Үз илең — Гөлстан, кеше иле — Гүрстан.
► Татар теле белән дөнья гизә.
► Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.
► Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе, һәр чәчәкнең үз гөле, һәр халыкның үз теле.
► Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.
► Шәһәрдә — дәүләт, авылда — җәннәт.
► Туган ил — туган ана, чит ил — үги ана.
► Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз.
► Иртә өйләнгән — улына-кызына кинәнгән.
► Туган өйгә тугыз кил.
► Китапның белмәгәне юк.
► Өйләнгән үсәр, өйләнмәгән үчәр.
► Китап — тормыш көзгесе.
► Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.
► Туганнан бизгән — бизгәк алган.
► Туган илнең кәдерен читтә йөрсәң белерсең.
► Өч көнлек гомерең булса — кияүгә чык.
► Өйләнмәгәннең тамыры корыр.
► Татар баласы татар җирендә торырга тиеш.
► Башка халыкларның сүзләрен аралашуга кертү — милләтеңне бетерү.
► Татар телен камил белү генә татарлыкны таныта.
Хәдисләр һәм Мәкәлләр
© 2017 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов А. Р.
Все права защищены