Исламда мөһим мәсьәләләр

Наличие: Нет в наличии
Цена: 950 рублей

Краткое описание:

688 битлек бу китап бик күп бүлекләрне үз эченә ала. «Намаз. Җомга намазы», «Дога» һ.б.

Описание "Исламда мөһим мәсьәләләр"

«Исламда мөһим мәсьәләләр»
Бу китап Ислам динендә булган мөһим мәсьәләләрне чишүгә багышлана. Үз эчтәлеге буенча бу китап кыска сорау һәм җавап рәвешендә язылды. Шуңа күрә «Раннур» нәшриятында басылып чыккан бу китапның исеме дә «Исламда мөһим мәсьәләләр» дип аталды. Сорауларга җаваплар Коръән-Кәримнән һәм Хәдис-шәрифтән дәлилләр белән бирелде.
688 битлек бу китап бик күп бүлекләрне үз эченә ала. «Намаз. Җомга намазы», «Дога», «Ураза», «Корбан чалу һәм хаҗ гамәлләре», «Мәетне җирләү, үлем. Кыямәт. Тәмүг һәм җәннәт», «Никах һәм талак», «Сихер, бозым, күз тию», «Коръән уку мәҗлесләре. Ашау тәртипләре» кебек һәм башка бүлекләрдән динебезгә кагылышлы бик күп сорауларга җаваплар табарга була.
«Исламда мөһим мәсьәләләр» китабының төп максаты — укучыларыбызның рухый яктан аң-белемнәрен күтәрү, аңлашылып бетмәгән нәрсәләрне ачыклау. Китап, Ислам динендә килеп чыккан мәсьәләләрне дөрес итеп аңлап, шул мәсьәләләрне чишәргә тырышудан гыйбарәт. Китапның авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк. Моңарчы ул 2 томлык «Дини сорауларга җаваплар» һәм башка бик күп китаплары белән халык арасында популярлык казанган иде. Бу китабы да һәр мөселман кешесенең өстәл китабына әйләнер, иншә Аллаһ.
 
© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены