МӘШҺҮР ТАТАР ЗЫЯЛЛАРЫ

Наличие: Нет в наличии
Цена: 3 000 рублей

Краткое описание:

Выдающиеся татары на 3х языках: тат, англ, рус.

Описание "МӘШҺҮР ТАТАР ЗЫЯЛЛАРЫ"

     Шул исемдә яңа китап «Раннур» нәшриятында дөнья күрде. Киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә торган бу китап-альбом татар халкын, бигрәк тә мәктәпләрдәге яшьләребезне бөек һәм күренекле зыялыларыбыз белән таныштыруны максат итеп куйды. Әлеге  китапта нигездә XIX йөздән  алып XX гасырның беренче яртысына кадәрге чорда яшәгән, дөресрәге иҗат һәм эшчәнлекләре шул чорда үз юнәлешләрен тапкан шәхесләрнең рәсемнәре тупланды.
     Рәссам Эрот Зарипов әлеге китабында татар халкының бөек шәхесләренең тәрҗемәи хәл-биографияләрен сөйләү  белән бергә зыялыларыбызның йөз-кыяфәтләрен гәүдәләндерүне дә максат итеп куйды. 248 битле, яхшы ялтыравыклы  кәгазьдә басылган китапта 116 татар зыялысының төсле сүрәтләре урын алды. Әлеге шәхесләрнең биографияләре татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителде. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Бакый Урманче, Һади Такташ, Абдулла Алиш һ.б.ның төсле портретларын мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният учаклары күптән инде үзләрендә булдырырга тиешләр иде. Балаларга мәдәниятебез хакында төплерәк белем бирелсен, белемнәре күргәзмәлерәк булсын дисәк, «Мәшһүр татар зыялылары» китап-альбомын һәр мәктәптә дә булдырырга кирәк. Һәм бу — бәхәссез!

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены