«Саламторхан»
«Әүвәл заманда булган, ди, бер ярлы. Моның өе дә, киеме дә булмаган. Салам җәеп, шул саламлыкта көн күреп тора икән бу. Шулай да аның бер кәҗәсе булган. Бер дә беркөнне шул кәҗәне ашарга дип төлке килгән...» Менә шушы урыннан ярлы белән төлке арасындагы маҗаралар башлана да инде. Ахырда ярлы патша кызына өйләнә, ә төлке кәҗә белән кала. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап чыгарылган татар халык әкияте Лирон Хәмидуллин эшкәртүендә тәкъдим ителә. Рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре бик тә матур, төсле итеп эшләнгән. 20 биттән торган «Раннур» нәшриятында чыккан бу китап һәр нәни бала өчен менә дигән бүләк булачак. Балаларыгызны төсле зур рәсемнәр белән бизәкләп чыгарылган әлеге китаплар белән сөендерергә онытмагыз, кадерле әти-әниләр!
Почтой в пределах РФ
Стоимость доставки: 349 рублейДоставка службой СДЕК (где есть отделения данной службы), примерные сроки и цену можете расчитать на сайте www.cdek.ru
Стоимость доставки: 350 рублей