«Дөнья халыклары әкиятләре» сериясен-дә чыга башлаган китапларның дүртенчесе «Ялкау ташбака» дип атала. Аны «Раннур» нәшрияты балаларның күңеленә хуш килерлек итеп төсле рәсемнәр белән бизәкләп чыгарды. Китапта рус, Куба, нугай, Африка, гарәп, Дагстан, латыш, албан, ненец, поляк халык әкиятләре урын алган. Әкиятләрдә нәрсә хакында сүз барганлыгын исемнәреннән үк белергә була. «Тапкыр егет», «Дөя ни өчен чүгәли?», «Бака нигә койрыксыз?», «Капканы кем яба?», «Әтәч нигә кычкыра?», «Һәммәсенә кәҗә гаепле», «Батыр тычкан баласы» һ. б. Әлеге әкиятләр барысы да кыска-кыска итеп язылган, балаларны йоклату өчен дә менә дигән чара! Балаларыгызны әлеге китап белән сөендерергә онытмагыз!
Доставка осуществляется транспортной компанией СДЭК, уточняется индивидуально по WhatsApp.
Стоимость доставки: 800 рублейПочтой в пределах РФ
Стоимость доставки: 285 рублейДоставка наложенным платежем службой СДЕК (где есть отделения данной службы), примерные сроки и цену можете расчитать на сайте www.cdek.ru
Стоимость доставки: 265 рублей