ТАТАРСКИЕ СКАЗКИ — ДЕТЯМ

Наличие: Есть в наличии
Цена: 580 рублей
-+

Краткое описание:

ТАТАРСКИЕ СКАЗКИ — ДЕТЯМ» (На русском языке) — 352 стр., в твердом переплете

Описание "ТАТАРСКИЕ СКАЗКИ — ДЕТЯМ"

     «Раннур» нәшриятында шундый исемдә өр-яңа китап басылып чыкты. Татар халкының иң яратып укыла торган әкиятләренең рус телендә дә басылуы күңелле хәл, әлбәттә. Чөнки бу китап рус телле балаларны халкыбызның иң күркәм җәүһәрләре белән таныштыруда һәм татар халык әкиятләрен пропагандалауда зур роль уйный. Хәер, бу китап балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә, мәктәп укытучылары өчен һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре  өчен дә күптән көтеп алынган бик тә кирәкле менә дигән кулланма-әсбап ролен үтәргә тиеш.
     «Татарские сказки — детям» китабы 352 биттән тора. Анда «Камыр батыр», «Таң батыр», «Саламторхан», «Гөлчәчәк», «Үги кыз», «Шүрәле», «Шомбай» кебек әкиятләр белән бергә 48 әкият урын алган. Алар барысы да җиңел укыла, бу — тәрҗемәчеләрнең зур уңышы, билгеле. Китапның төзүчесе — Хәмит Ярмөхәммәтов. Китап матур итеп бизәлгән.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены