ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ

Наличие: Есть в наличии
Цена: 780 рублей
-+

Краткое описание:

ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ» («Татарские народные сказки») — 384 стр., в тв. переп. на тат. языке

Описание "ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ"

     «Раннур» нәшриятында дөнья күргән «Татар халык әкиятләре» китабы ике бүлектән тора: 1. «Хайваннар турында әкиятләр». 2. «Тылсымлы әкиятләр». Китапта барлыгы 87 әкият урын алган. Араларында «Гөлчәчәк», «Ак бүре», «Таңбатыр», «Камыр батыр», «Алтын балык», «Саламторхан», «Торна белән төлке», «Кәҗә белән сарык», «Мәче белән аю», «Арыслан, бүре, төлке», «Әтәч патша», «Сандугач», «Ай белән кояш» кебек халык арасында яратып укыла торган әкиятләрне санап үтү дә китапның нинди бай эчтәлекле булуы хакында сөйли.
     «Татар халык әкиятләре»н төзүчеләр — халык күңелендә сакланган һәм сөйләнеп йөрү юлы белән буыннан-буынга күчеп килгән халык иҗатын җыю, өйрәнү һәм аларны бастырып чыгару эшенә күп көч куйган зур галим-белгечләр — Хәмит Ярми белән Халидә Гатина. Китапны бизәүдә рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов зур өлеш керткән. Китап яхшы сыйфатлы ак кәгазьдә ике төстә басылган. 384 биттән тора.

© 2024 «Книги-почтой на татарском языке.»
ИП Гарафутдинов Алмаз Рустэмович
Все права защищены